поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.07.2021 Язмыш

Гомерем буе бер тапкыр да күрә алмаган әтиемә багышлыйм (ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТ)

Син сугышка киткәндә, 15 көнлек булып калган кызың Җария сиңа хат яза. Әтием, син сугышка киткәндә, без өч бала - апам, абыем һәм мин, ятим калганбыз. Әтиле балаларга карап, уфтанып, бер генә тапкыр «әти» дип әйтергә тилмереп үтте минем гомерем.

Син киткәндә, яңа туган

идем,

Күрә алмадым, әти, йөзеңне.

Өч балаңны ташлап

сугышка киттең,

Төрле якка ташлап эшеңне.

«Кулым яраланып, санитарларны эзләп бара идем, шартлаган тавышка борылып карасам, Ярмәк кешесе минага эләгеп, күккә очты», - дип кайтып сөйләгән әнигә бер Камышлы кешесе. Кай җирләрдә ята икән көлгә әйләнгән сөякләрең, әтием? Шул туфракны алып кайтып тәрәзә төбемдә яран гөл үстерер идем. Хәтер китабында да синең исемең хәбәрсез югалганнар исемлегендә.

Юкәле тау болынының үләннәрен ашап, талларын ягып, ана сөте урынына марля аша алабута суырып, тилмереп үс-тем мин, әтием. Әнием, фронт өчен дип, көнне төнгә ялгап, колхоз кырында эшләде.

Балаларым ачтан үлмәсен

дип,

Әнкәем, кырда эшләдең,

Бер уч икмәк алып кайтыр

өчен,

Билкәйләрең сирәк турайды.

Әтием, син яныбызда булсаң, без бу нужаларны күрмәгән булыр идек. Без күргәннәрне язсаң, бер китапка да сыймас иде. Һавада самолет очканны күрсәм, әтине кайтаралар дип, елый-елый Сок елгасы буйлап ялан тәпи йөгерә идем.

Самолет, әтиемне

кайтарчы,

Мин дә булыр идем бәхетле.

Кайта алмадың шул яу

кырыннан,

Күрә алмадым андый

бәхетне.

Гомерем буе көттем, әтием,

Кайта алмадың сугыш

кырыннан.

Кулларыңны болгап

киткәнсең син,

Соңгы тапкыр Ярмәк

юлыннан.

 

Туган авылым

Ярмәк авылым, Юкәле

тавым,

Хәйран калам сиңа кайчакны,

Аерыла алмады синнән

күңелем,

Нәрсәң тартты мине

шулчаклы?

Син үстердең мине Сок

ярында,

Җилең белән чәчем тарадың,

Юкәле тавым һәрбер яңа

таңда

Әткәй булып миңа карады.

Битләреңдә үскән

шомыртларың,

Чияләрең белән сыйладың,

Ак каенга килеп сер

сөйләсәм,

Бик үз күреп мине тыңладың.

Яшьлегемне сагынып яшим,

авылым,

Таба алмаммы диеп эзләрен,

Сок ярына басып, туган

авылым минем,

Табигатең синең күзләдем.

Әнә синең матур

катлауларың,

Әнә синең колхоз кырларың.

Җәйге таңда уйнап һәм

шаярып,

Эшкә бара шаян улларың.

Син үстердең Зыя Ярмәкине,

Бай хыяллар белән сугарып,

Иксез-чиксез сәләт биреп,

Тарихыңны аңа тапшырдың.

Җария ЗЫЯТДИНОВА,

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.


Җария ЗЫЯТДИНОВА
Бердәмлек
№ --- | 07.07.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»