поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.07.2021 Криминал

175нче гимназия фаҗигасе буенча тагын бер кеше кулга алынды

Башкаланың Совет районы суды Казанның 175нче гимназиясендә ату буенча ике яңа җинаять эше фигурантына карата чикләү чарасын сайлады. Бу хакта «Татар-информ»га суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерүче «Сезнең иминлек» ҖЧҖ (ООО «Вашая безопасность») генераль директоры 42 яшьлек Сергей Ивановны һәм «Янгын мониторингы берлеге» («Союз пожарного мониторинга») компаниясенең системаларны монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча 38 яшьлек инженеры Марат Җиһаншинны сак астына алу турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
 
Аларны куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтүдә гаеплиләр. Җинаять эшләре 29 майда ук кузгатылган.
 
Агентлыкка хәбәр ителгәнчә, Җиһаншин сак-янгын сигнализациясе системаларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча инженер вазифасын башкарган. Искәртеп узабыз, гимназиягә һөҗүм иткән вакытта директор укытучыларга һәм балаларга ишекләрне бикләргә кушып хәбәр итә. Әмма бер сыйныфта хәбәр итү системасы эшләми.
 
Иванов мәктәптә контроль системасы белән шөгыльләнә торган фирма директоры булып эшли. Әмма фаҗига көнендә Илназ Галәвиев, бөтен ишекләрне дә узып, мәктәпкә керә алган. Тикшерү Иванов фирмасы мәктәпкә тиешле хезмәтләр күрсәтмәгән, дип саный.
 
Әмма суд тикшерү үтенечен исәпкә алмый. Җиһаншинга билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә чик кую чарасы, Ивановка 4 сентябрьгә кадәр өй аресты билгеләнде.
 
Элегрәк «Татар-информ» 11 май көнне Казанның 175нче гимназиясендә ату турында хәбәр иткән иде. Тугыз кеше һөҗүм корбаны булды, шуларның җидесе – балалар. Зыян күрүчеләрдән биш бала һәм өч олы кеше Мәскәү клиникаларына озатылды.
 
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ату вакытында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең туганнары белән онлайн-очрашу үткәрде.
 
Мәскәүнең Басман суды ату оештырган Казан кешесенә арестны 11 октябрьгә кадәр озайтты. 
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.07.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»