|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2021 Мәдәният
Танылган дирижёр Анатолий Шутиковка 75 яшь тулды (ТАРИХИ ФОТОЛАР)4 июль көнне Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры, Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Анатолий Иванович Шутиковка 75 яшь тулды. Котлыйбыз! Анатолий Иванович Шутиков 1946 елның 4 июлендә Калуга өлкәсенең Козельск шәһәрендә туган. Ул Калуга музыка училищесында (1961-1965 еллар) белем алгач, Казан дәүләт консерваториясенең баян һәм дирижёрлык бүлегендә укый (1966-1971 еллар), аннан биредә ассистентурада стажировка уза (1973-1975 еллар). А. Шутиков сеңелләре Галина һәм Нина белән. Козельск шәһәре А.И.Шутиков җитәкчелегендәге «Чишмә» халык уен кораллары оркестры.Цивильск шәһәре. 1977 ел Халык уен кораллары оркестры чыгышы. 1977 ел Репетиция вакытында. 1976 ел А.И.Шутиков җитәкчелегендәге «Чишмә» халык уен кораллары оркестры Йошкар-Ола шәһәрендә концерт. 1977 ел А.Шутиков музыкантлар белән. Ижевск шәһәре. 1977 ел А.И.Шутиков А.И.Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры. Солист – Риф Кәраметдинов. Консерватория Концерт залы. 1994 ел Чишмә» халык уен кораллары оркестры. Солист – Зилә Сөнгатуллина А.И.Шутиков (сулдан икенче) бертөркем сәнгать әһелләре белән. А.И.Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры репетициясе. Зур Концерт залы. 2000 ел Күренекле җырчы Екатерина Образцова белән.2006 ел А.И.Шутиков оркестр белән. 2006 ел
--- |
Иң күп укылган
|