|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2021 Спорт
"Оятсызлык бу. Җирәбә уйнатканда да 130 диделәр бит башта!" - Муса Галләмовка тагын машина эләкмәдеМуса Галләмовка тагын машина эләкмәде. Сабантуйларда абсолют батырларга бирелә торган машина турында сүзебез. Үзе бу хакта ни уйлый икән? - Мин аны җиңдем бит. Кемгәдер ошамый бугай минем җиңүем, шуңа күрә миңа карата шулай эшлиләр. Башка сүзем юк. Чабаксарда оттым - бирмәделәр, монда оттым - бирмәделәр. Димәк, миңа башка көрәшергә йөрмәскә? Шулай бит инде? Мин булмаган җирдә абсолютка бирәләр, мин булган җирдә лотерея уйнаталар. Дөресме бу? Нижневартовска Федераль Сабантуйга бармадым, чөнки лотерея булыр дип уйладым. Бармадым - булмады. Монда килдем, тагын лотерея.
- Ә нигә тәкәне алмадыгыз?
- Мин аны бирдем. Көрәште, җәрәхәт алды. Ләкин бүгенге көндә иң көчле көрәшчеләрнең берсе ул.
- Акчалата бүләк бармы соң?
- Юк, мин бернәрсәсез кайтып китәм. Тәкә бирделәр, аны да бүләк иттем. Кешегә утырып кына килдем. Оятсызлык бу, мин аңламыйм, мондый җиргә килергәме инде тагын - белмим. Җирәбә уйнатканда да 130 диделәр бит башта (фотода Мусаның шатланган вакыты, ләкин... - ШК)! Хөкемдарлар үзләренә бик зур, бик зур минус ясады дип саныйм.
Динара ӘХМӘТ |
Иң күп укылган
|