поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.07.2021 Спорт

"Юлым әле башлана гына һәм мин яңа җиңүләргә омтылам"

Спорт ярышлары, кызганычка каршымы, әллә бәхеткәдерме, гел җиңүләрдән генә тормый. Профессиональ спорт – һәр көн башкарыла торган искиткеч зур хезмәт, үз-үзең белән, үзеңнең теләкләрең һәм мөмкинлекләрең белән көрәш ул. Нәкъ менә спорт тәнне дә, рухны да чыныктыра. Героебыз, биш спорт төре ярышчысы Рөстәм Шаһвәлиев әйткәнчә: “Спорт – ул хезмәт, тир һәм күз яшьләре”.

Аның һәр көне минутлап бүленгән. Ул нәрсә теләгәнен төгәл белә һәм үз максатына кыю бара. Тренировкалар, уку һәм тагын тренировкалар. Үз өстеңдә даими эшләү - нәтиҗә өчен эшләү. Унсигез яшендә Рөстәм инде күп нәрсәләргә ирешкән. Ул - бишле ярыш (пятиборье) буенча Самара өлкәсе җыелма командасының төп әгъзасы, Россия чемпионатларында җиңүләр яулаган спортчы. Соңгы алтын медален апрельдә Таганрогта үткәрелгән беренчелектән алып кайткан иде.
 
Рөстәмгә җиде яшь тулгач, әти-әнисе аны йөзүгә биргән. Сәламәтлек өчен дип кенә. Ул вакытта, әлбәттә, ниндидер җитди планнары булмый аның. Әмма малайның сәләтләре тиз ачыла. Беренче ярышларда катнашканда ук ул яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Баланы тренер Владимир Яшкин күреп ала. Заманча бишле ярыш секциясенә чакыра. Рөстәмнең беренче остазы Владимир Яшкин булган, дип әйтә алабыз хәзер.
 
Башта Рөстәм йөзү белән генә шөгыльләнә. Аннары инде йөгерә дә башлый. Ә тагын берничә елдан ату, фехтование һәм атлы спорт өстәлә.
 
- Баштарак мин яңа тренировкалар планына күнегә алмадым, әмма әкренләп ияләштем. Таяныч булганнары өчен, әти-әниемә һәм тренерыма рәхмәтлемен. Яшь чакта хуплау сүзләре, яхшы киңәшләр ишетү бик мөһим, - ди Рөстәм.
 
Бишле ярышны “Олимпия резервы мәктәбе” дип атаулары тикмәгә генә түгел. Ул югары дәрәҗәдәге, бик көчле спортчылар әзерли. Биш төрдә берьюлы чыгыш ясауның физик яктан да, эмоциональ яктан да җиңел түгеллеге белән килешәсездер.
 
Бишле ярышы таләпләренә караганда, Рөстәм профессиональ спортка шактый соң килгән, ләкин бу аңа яхшы нәтиҗәләргә ирешергә комачауламый. Ул инде күп еллар бишле ярышы буенча өлкә җыелма командасының төп әгъзасы булып тора. Рөстәм дәрәҗәле ярышларда да тотрыклы рәвештә җиңеп килә, максатын нәтиҗәгә юнәлтә ала. Ә элек ул Россия чемпионатларындагы беренче стартларны бик киеренке халәттә уздырган, андый зур күләмле эшләргә мораль яктан әзерләнеп җитмәгән булган, күрәсең. Һәр яңа старт саен ул хис-кичерешләрен контрольдә тотарга өйрәнә, үзенә кирәкле якка юнәлтә.
 
- Бишле ярышы белән 5 елдан артык шөгыльләнәм, бу җиңел һәм җайлы гына булды, дип әйтә алмыйм, спортның һәр төре – хезмәт, тир һәм күз яшьләре ул, - ди Рөстәм.
 
Тренировкаларның ничәдә башлануына карамастан, көн саен иртәнге 6 - 7дә йокыдан торасы. Йокларга яту шулай ук расписание буенча төгәл бер вакытта – 23:00 сәгатьтә. Йөзү буенча көн саен тренировка, аның гомуми дистанциясе 3 километрдан ким түгел. Атнага өч тапкыр, тренировка саен 10 километрдан да ким үтмичә, урамда йөгерү. Һәр шимбәдә 20 километр дистанциягә традицион кросс. Фехтование буенча күнегүләр шулай ук атнага өч тапкыр (автор искәрмәсе: сүз уңаеннан, фехтование - Рөстәм өчен иң яраткан спорт төре). Атнага ике мәртәбә атлы спорт һәм ату белән шөгыльләнү. Болар бөтенесе әле уку белән бергә бара. Беренче яртыда спорт лицеенда дәресләр башлана. Рөстәм өйгә кичке сигездә генә кайта һәм берничә сәгать вакытын мәктәп дәресләренә багышлый. Бердәнбер ял көне – якшәмбе. Нәкъ менә шушы көнне яшь спортчы көчен яңарта: дуслары белән очраша, гаиләсе, туганнары белән аралаша, паркта йөреп кайтырга яки китап укырга да мөмкин.
 
Рөстәм өчен тренировкалар графигын аның хәзерге баш тренерлары Виталий Калинин һәм Анатолий Трофименко төзи. Ә ахыргы нәтиҗә инде Рөстәмнең үзеннән тора. Спортчының уңышлары – беренче чиратта, үздисциплина бит ул.
 
Рөстәмнең гаиләсе – аның зур байлыгы. Биредә аны аңлыйлар һәм һәрвакыт ярдәм итәләр. Әтисе Фәрит дәүләт автоинспекциясендә эшли, әнисе Лилия - өлкә онкология үзәгендә шәфкать туташы. Әнисе тумышы буенча Похвистнево районының Мәчәләй авылыннан. Ә Фәрит, Самарада туган булса да, әти-әнисенең туган җире – Ульяновск өлкәсенең Әбдери авылы белән элемтәләрен өзми. Әти-әнисе эшенең төгәл график һәм дисциплина белән бәйле булуы Рөстәм өчен, һичшиксез, яхшы үрнәк булып тора. Күп еллар буе катгый спорт графигын үтәү шәхси ориентирларсыз гына бик кыен булыр иде.
 
Шаһвәлиевларның уллары икәү. Кечесе Илдар “Яктылык” татар мәктәбендә укый. Ул да, абыйсы кебек үк, спорт белән шөгыльләнә. Рөстәм аның өчен зур авторитет.
 
Рөстәм профессиональ спортны уку белән бергә уңышлы алып бара. Беренче класстан башлап сигезенче сыйныфны тәмамлаганчы, ул “Яктылык” татар мәктәбендә укыган. Аның сүзләренчә, бу онытылмаслык бәхетле сигез ел булган. Спорт белән җитди мавыгу гына аның спорт лицеена күчүенә этәргеч биргән. Классташлары һәм укытучылары хәзер дә Рөстәм турында җылы сүзләр әйтәләр, аралашып торалар, аның уңышларына шатланалар.
 
“Яктылык” мәктәбендә Рөстәмнең класс җитәкчесе булган Фәридә Хәмидуллова укучысы турында болай сөйли:
 
- Кечкенәдән үк аңа әйткән сүзендә тора белү, максатчанлык, эш сөючәнлек хас иде. Ул үз вакытын гаҗәеп итеп оештыра белде: тренировкаларга да, бию белән шөгыльләнергә дә, "4" һәм "5" билгеләренә укырга да, дуслары-классташлары белән аралашырга да өлгерә иде. Тыныч, сабыр, бик тәрбияле бала, бөтен кеше белән ихтирамлы мөнәсәбәттә. Үсмер чакта үзе өчен спорт юлын сайлады һәм тренерының спорт лицеена күчү турындагы тәкъдимен кабул итте. Аның уңышларына мин бик сөенәм.
 
Быел Рөстәм мәктәпне тәмамлый. Беренче максаты – Самара дәүләт социаль-педагогик университетының тренерлар факультетына керү. Планда икътисади белем алу да бар.
 
- Спорт белән алга таба да шөгыльләнергә планлаштырам, шуңа күрә уку белән тренировкаларны бергә алып бару мөмкинлеге булган учреждениегә керәм. Бу спорт төре белән шактый күптән шөгыльләнсәм дә, минемчә, юлым әле башлана гына һәм мин яңа җиңүләргә омтылам, - ди Рөстәм.
 
Әлбәттә, теләсә кайсы спортчыныкы кебек үк, Рөстәмнең дә хыялы бар – иң яхшысы булу. Моның өчен алга таба тагын да тырышыбрак көч куярга кирәк булачак. Алда – яңа ярышлар, күп хезмәт һәм, шикләнмичә әйтәбез, яңа җиңүләр.
 
Яшь спортчыга спортта гына түгел, шәхси тормышында да уңышлар телибез. Милли йолаларны һәм ислам динен саклый торган нык татар гаиләсе корырга Аллаһы насыйп итсен.
 
 

Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 03.07.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»