|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2021 Язмыш
"Улыбыз 11 кеше карап торган җирдә суга батып үлде"2020 елның 4 июлендә улыбыз Айрат Әгъләм улы Әһлиуллов фаҗигале рәвештә вафат булды. Унбер кеше карап торган җирдә суга батып үлде. Шушы шигъри юллар аша йөрәгебезне өзгәләгән, җаннарыбызны телгәләгән кичерешләребез белән уртаклашасыбыз килә. Беркемгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын Раббым. Бисмиллаһи дип башлыйбыз
Бу бәетнең башларын.
Кадерле Айратыбызга
Без аны багышладык.
Кайтканыңны көтә идек
Күзебезне талдырып.
25 яшькә җитмичә,
Киттең безне калдырып.
Самарадан чыккан чакта
Карамадың каерылып.
Көтмәгәндә китеп бардың,
Газизләреңне калдырып.
Әй, балакай, сабыр идең,
Җәннәтләргә керерсең.
Янәшәңдә без булмагач,
Иртә киттем, диярсең.
Ике аккош йөзә иде
Көзге кебек күлләрдә,
Уйламастан китеп бардың
Син караңгы гүрләргә.
Агыйделдә йөзә алмадык,
Көймәләргә утырып,
Туйганчы сөйләшә алмадык,
Җыйнаулашып утырып.
Сиңа дигән чәчәкләрне
Кыраулар алды инде.
Йөргән юлларыңа карап,
Еларга калды инде.
Утлардан алды да язмыш
Суларга салды сине.
Сөйләгән сүзең сагынып,
Әрнергә калды инде.
Кабереңнең өсләренә
Чәчәкләр утыртырбыз,
Туганнар бергә җыелып,
Дога кылып торырбыз.
Алма була түгәрәк,
Гөлгә куна күбәләк,
Озак яши алмадың шул
Румияң белән бергәләп.
Ашларыбыз пешеп тора,
Ничек итеп сосарга,
Шушы ачы хәсрәтләргә
Ничек итеп чыдарга.
Барлык туганнар җыелып,
Өстәлләрне тезәрбез,
Бәгырькәем, син булмагач,
Ничек итеп түзәрбез?
Сиратлардан син үтәрсең,
Җәннәтләргә керерсең,
Җәннәтләргә кереп киткәч,
Бик шат булып йөрерсең.
Җәннәтләргә кергән чакта
Басарсың былдырларга,
Нигә иртә килдең, диеп
Әйтерләр былбыллар да.
Әбиең сиңа дога укый -
Бер намазын калдырмый.
Төннәр буе йоклый алмый -
Сине уйлап гел елый.
* * *
Барасым килеп бармадым
Шушы су буйларына,
Төн буе суда яттым мин,
Һичкем юктыр янымда.
Дусларым дәшеп алдылар,
Су коенырга диеп.
Кем уйлаган газиз башым
Су төбендә калыр дип.
Дуслар дошманга әйләнә
Хәзерге заманнарда,
Ярдәм кулы сузмадылар,
Мин суга баткан чакта.
Алар да мәңге калмаслар
Бу якты дөньяларда,
Бәхиллек сорап килерләр
Тәмугта янган чакта.
Ялгыз каен күргән саен
Белмәдем бөгеләсен,
Су буена бармас идем,
Белсәм ниләр күрәсен.
Утырдым су буена,
карадым су төбенә,
Су төбендә кара юк,
Карап торып коткармагач,
Батмыйча да чара юк.
Әткәем, газиз әнкәем,
Бик яраттыгыз мине,
Борчылмагыз, еламагыз,
Зинһар, бәхил булыгыз.
Бәхетле балачак өчен,
Рәхмәт, әтием, сиңа,
Иңне-иңгә куеп, озак
Яши алмадык бергә.
Әбием, зинһар, рәнҗемә
Синнән алда киткәнгә.
Үзем гаепле түгел бит,
Гомеркәем беткәнгә.
Уф, Аллаһ, дигән тавышка
Кошлар кача камышка,
Кеше түзсә түзә икән
Эче тулы сагышка.
* * *
Газиземә дога кылдым,
Теләкләр дә теләдем,
Бәхетле, тәүфыйклы бул,
дидем,
Ә гомерле бул, димәдем.
Җир өстендә йөрсәк тә без,
Тик шатлыгы күренми,
Йөрәктәге хәсрәтебез
Беркайчан да сүрелми.
Бик ярата идең, улым,
«Әтием», «әнием», дияргә.
Калдырдың фотосурәтеңне
Сагынганда карап сөенергә.
Сине алып кайткач,
җыелдылар
Авылыбызның карты һәм
яше.
Белмим инде күпме
түгелгәндер
Ул халыкның кайнар күз яше.
Бөтен туганнарың синең
өчен,
Айратыбыз, дип, өзелеп
тордылар,
Барча авыл халкы синең
өчен
Күмәк дога кылдылар.
Балакаем, сине озатырга
Күпме халык җыелды.
Җеназага чыгарып салгач,
Бигрәк кыен булып тоелды.
Догаларны укый-укый,
Гүр авызын ачтылар.
Шул мизгелдә йөрәк
әрнүләре
Күз яшьләре булып җиргә
тамдылар.
Тыныч йокла, балам,
кабереңдә -
Хәзер теләк сиңа шул гына.
Без кылган изге догалар
Барып ирешер тарафыңа.
Беркемгә дә моны
теләмәмен,
Бала хәсрәте күрсәтмәсен
Ходай,
Яшәүнең барлык яме дә
Баламда булган бугай.
Безнең балабызны җирләргә килеп, тирән кайгыбызны уртаклашканнары өчен бөтен туганнарыбызга, кода-кодагыйларга, Тупли авылы халкына, авылдашларыбызга, тирә-күршеләребезгә, Айратыбызның иптәшләренә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.
Бу бәетне язуда барлык туганнарыбыз да катнашты.
Әнисе - Суфия ӘҺЛИУЛЛОВА
--- |
Иң күп укылган
|