|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2021 Хәвеф-хәтәр
Төнге 3тә җир убылып, такси чокырга очкан (ВИДЕО)Төнлә явып узган яңгырдан соң Уфаның Цюрупа һәм Коммунистик урамнары киселешендә җир убылып, юл уртасында шактый зур чокыр хасил булган. 3 метр тирәнлектәге һәм киңлеге 2,5*4 метрлык чокырга “Рено Логан” автомобиле төшеп киткән. Вакыйга хакында төнге сәгать өчләрдә билгеле була. Урынга кичекмәстән Уфаның гражданнарны яклау идарәсе, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, ЮХИДИ һәм башка хезмәтләр килгән.
“Машинаны чокырдан күтәреп алганнар һәм эвакуацияләгәннәр. Бәхеткә, каза күрүчеләр юк. Вакыйга сәбәпләре ачыклана. Төзекләндерү эшләрен “СУРСИС” оешмасы алып барачак”, – дип хәбәр итәләр башкала мэриясендә.
Такси водителе Павел Демин сүзләре буенча, ул нәрсә булганын аңламый калган. Машина салмак кына чокыр төбенә төшкән. Машина салоныннан чыгарга иргә көчле су агымнары комачаулаган. Арткы ишек аша чыгарга аңа ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәм иткән.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: gtrk.tv
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|