|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2021 Хәвеф-хәтәр
«Матбугат.ру» укучысын ун ел элек агулы елан чаккан. Ничек булганын безгә сөйләдеШушы көннәрдә «Матбугат.ру» инстаграмында “Быел елан күрдегезме? Авылыгызда бармы?” дип сорау биргән идек. Күп комментарий яздылар. “Веранда астына кереп китте”, “Ишегалдында күргән бар”, “Бакчада еш күренә” дип язучылар да булды. Ә бер укучыбызны 2010 елда агулы кара елан чаккан икән. Моның ничек булганын ул безгә сөйләде. Исемен әйтмичә генә бастырырга рөхсәт бирде. - 2010 елда Зәй районында урман кырындагы аланлыкка ял итәргә бардык. Агачлар яныннан үтеп барганда кинәт аягымның авыртуын сизеп, иелеп аягымны тоттым (аякның иң аскы өлеше), шул вакытта минем кырыемннан кара еланның шуышып киткәнен күрдем. Аягыма баса алмадым, бик нык авыртты. Мине Зәй хастаханәсенә алып киттеләр. Бер көн реанимациядә яттым. Температура 40тан төшмәде, аягым шәмәхә-көрән төскә керде, куркыныч булып шешеп чыкты. Бик нык сызландым. Аллаһка мең шөкер, врачлар үз эшләренең осталары, рәтләнеп өйгә кайтып киттем. Урманнарда сак булыгыз. Аяк астыгызга карап йөрегез.
--- |
Иң күп укылган
|