|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2021 Дин
Казанда яңа төзелгән "Рәхмәтулла" мәчетенең ачылу көне билгеле булды"Ханский дом" компаниясе Казанның Авиатөзелеш районындагы Симонов урамы, 2 нче йорт адресы буенча "Рәхмәтулла" мәчете төзелеше эшләренә керешкән иде. Инде менә күңелле яңалык: дүшәмбе, 19 июль көнне, 18:30да мәчетне ачу тантанасы булачак. Бу хакта "Матбугат.ру"га "Ханский дом" компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадовтан билгеле булды. "Мәчет төзүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт. Без инде финиш сызыгына чыктык. Ачылу тантанасына кадәр балалар мәйданчыгы урнаштырып өлгерәсе килә. Аның бәясе 500 000 сум. Сумма аз түгел, шуңа күрә изге эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләрне ярдәм итәргә чакырабыз", - дип уртаклаша ул.
⠀
Акча күчерергә теләүчеләр өчен Сбербанк номеры - 4276 6200 1534 1575. "ДЕТИ" дип язарга онытмагыз.
--- |
Иң күп укылган
|