|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2021 Сәясәт
Мәктәпкә укырга кермәүче балалар да 10 мең сум акча алачакАлты яшьлек балалары булган барлык гаиләләр 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга тиеш, хәтта әлеге балалар быел укырга кермәсәләр дә. "Матбугат.ру"га мәгълүм булганча, акча яңа уку елы башына кадәр күчерелергә тиеш. Бу хакта бүген ел саен үткәрелә торган туры линия барышында Владимир Путин белдерде. "Балалар мәктәпкә 7 яшьтән түгел, ә 6 яшьтән барырга мөмкин. Тик кайсыдыр гаиләдә бу бала мәктәпкә барачак, ә кайсыдыр гаиләдә бармаячак. Мин Хөкүмәттә бөтен кешегә, шул исәптән алты яшьлек балалары булган гаиләләргә, быел мәктәпкә бармаса да, акча түләргә кирәклеген ишетерләр дип уйлыйм. Ата-аналарның игътибарын шуңа юнәлтәм: бу бер тапкыр түләүләр, шуңа күрә бала мәктәпкә бармаса да, быел алыначак акчаларны киләсе елда мәктәпкә әзерләү һәм нинди дә булса әйберләрне алдан сатып алу өчен файдаланырга кирәк",-диде Президент.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|