|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2010 Медицина
Ясаргамы, юкмы?Бер танышым мәктәптә фельдшер булып эшли. Хезмәтеннән әллә ни зарланмаса да, елына берничә тапкыр “кызу чаклары” булып ала аның. “Менә хәзер дә шундый вакыт, көн саен эштән арып кайтам – вакцинация вакыты”, – диде ул соңгы сөйләшүебездә. Бездә шулай кабул ителгән инде, көзгә керсәк, прививка ясый башлыйлар. Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмәләре буенча, гриппка каршы вакцинация авыру безгә килеп җиткәнче үк ясалырга тиеш. Шуңа күрә, сентябрь-октябрь айларында традиция буенча табиблар мәш килеп прививка ясый. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә.
Менә быел да республикага 650 мең доза вакцина кайтартылган, өстәмә рәвештә әле тагын 250 мең доза кайтачак ди. Шуларның 270 меңе кемгәдер ясалган инде. Кемгәдер, дигәнем, шул мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп балалары белән алтмыштан ары узганнар инде ул. Әлеге категориягә “эләккән” кешеләргә прививка бушлай ясала. Моннан тыш балалар учреждениелары, сәламәтлек саклау оешмаларында хезмәт куючылар да вакцинага дәгъва итә ала. Теләкләре булса, әлбәттә. Ә теләк бар кешедә дә булмый. Чөнки әлегә кадәр вакцинаның грипптан тәгаен саклап калуын дәлилләгән кеше юк.
Нәрсә соң ул вакцина? Гади тел белән әйткәндә, ул – көчсезләндерелгән вирус. Ягъни прививка ясау белән кеше организмына (әз микъдарда, әлбәттә) вирус эләгә. Шуннан соң антитәнчеләр һәм, нәтиҗәдә, гриппка каршы иммунитет барлыкка килә. Логик яктан барысы да бик матур һәм дөрес. Ләкин вакцина ясаганда, кешенең тулысынча сәламәт булуы зарур, ә моны ачыклау өчен табибның тамак төбен карап, “авырмыйсызмы?” дип соравы гына җитми. Чөнки организмдагы ялкынсыну процессы яшерен дә булырга мөмкин.
Мисал өчен, яңгырга калып, аягыңа су үтте ди, кич белән бераз туңган буласың, ә температура күтәрелми. Шундый хәлдә шифаханәгә барып прививка кадатсаң, теге әз микъдардагы көчсезләндерелгән вирус авыруга сәбәпче булырга мөмкин. Вакцинация алдыннан, кан алып, аның составы нигезендә кеше организмындагы процессларны бәяләсәләр әле бер хәл. Бездә соң кем алай тикшереп торсын. Тагын прививка ясаганнан соң бер атна ял бирсәләр икән ул – суыкка чыкмыйча гына ятканда, антитәнчеләр дә яхшылап кына барлыкка килер иде. Монысы да булдыра торган түгел.
Аннан килеп, вирусның ел саен үзгәрүен дә истә тотарга кирәк. Әлбәттә, вакциналарны уйлап табучылар, аларның берничә төрдәге вирустан саклап калырга тиешлеген алдан кайгарта – шуңа карап составын үзгәртә. Ләкин быел кыш вакцинада каралмаган башка вирус булмас дип кем әйтә ала? Беркем дә. Димәк, прививка сезне грипптан тәгаен саклап калачак дип әйтеп булмый.
Ул арада түләүле клиникаларда теләгән һәркем үзенә прививка ясата ала. Биредә вакциналар чит илнеке (сүз уңаенда, бушлай ясалганнары – Россиядә җитештерелә), аларның зыяны кимрәк, дигән булалар. Бәясе – төрлечә, нигездә 350-400 сум тирәсе.
Әле дә ярый, гриппка каршы прививка ясату мәҗбүри түгел, аның кирәкме, юкмы икәнлеген һәркем үзе ачыклый, үз сәламәтлеге өчен үзе җавап бирә.
Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|