поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.06.2021 Мәдәният

Лилия Саттарова: «Кешеләр бай мирасыбыз юкка чыкмасын өчен, әйберләрне музейга курка-курка булса да, тапшырырга тырышкан”

Шушы көннәрдә Татарстан Милли музеенда ислам тарихының мөселман мәдәнияте музей коллекциясеннән сайлап алынган раритетлар күргәзмәсе ачылды. Биредә беренче тапкыр XIX гасыр татар намазлыгы һәм мөһере куелган.

Милли музей директоры урынбасары Лилия Саттарова сүзләренчә, күргәзмәгә куяр алдыннан әйберләрне яңартырга туры килгән. «Шуңа охшаш күргәзмә утыз ел элек оештырылган булган. Коллекцияне киләсе елда да тәкъдим итәчәкбез. Эзли башлагач, күпчелек предметларның шифры башка исем белән теркәлгәне ачыкланды», — диде ул.

«Кешеләр бай мирасыбыз юкка чыкмасын өчен, әйберләрне музейга курка-курка булса да, тапшырырга тырышкан. Аңлашыла, бу предметлар XX гасыр башында кабул ителгән булган», — диде күргәзмәнең идея авторы Лилия Саттарова.

Мисал итеп ул өч метрдан артык озынлыктагы гарәп язулы кара материалны әйтте. Ул 1937 елда Казанда яшәүче бер хатын-кыздан музейга бүләк итеп бирелгән булган. «Аны бары тик „кара материал“ дип кенә теркәгәннәр», — диде ул.

Күргәзмәдә хаҗ кылу белән бәйле сирәк әйберләр дә тәкъдим ителде. Мәсьәлән, хаҗ тәмамлангач, хаҗ кылучыларга таратыла торган Кәгъбәтулла рәсеме төшерелгән кәгазьләр (хаҗда булучыларның таныклыгы). Шулай ук Мәккәгә барган хаҗига 1905 елда бирелгән чит ил паспорты да куелган.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, татар мәдәниятен гореф-гадәтләр һәм дин саклап калган. «Татар бизәкләре белән чигелгән намазлыклар тегү, төрле шәмаилләр ясау халкыбызның канына сеңгән булган. Шәмаилләрне озаклап карап була. Бу абстракт рәсем генә түгел, аңа тирән мәгънә салынган», — ди ул.

Күргәзмәдә көнчыгыш һәм көнбатышның тарих һәм мәдәният ядкярләре бар. Сәмәрканд куфи Коръәненең 1905 елгы факсимилесы, 1941 елда музейга профессор Иван Покровский бүләк иткән шәмаилләр альбомы, төрек Солтаны Мәхмүт V Рашадның татар галиме Хәсән-Гата Габәшигә бүләк иткән сердолик тәсбихләрен күреп була.

Музейга килүчеләр кулъязма һәм басма Коръәннәр, традицион көнчыгыш орнаменты һәм гарәп язулары белән бизәлгән бакыр савытлары, татар сәүдәгәрләре һәм муллалары мөһерләрен, Мәккә һәм Мәдинә мәчетләре рәсемнәре төшерелгән шәмаилләрне күрә ала, дип хәбәр итә “Татар-Информ” МА.


---
Милли Музей
№ --- | 29.06.2021
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»