|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2021 Фаҗига
Йөкле хатын су төбенә киткән...Узган якшәмбедә Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары алты ял итүчене коткарган, шуларның икесе - балалар. Ике инцидент Карьер күлендә булган. Анда 27 яшьлек йөкле хатын-кызга һәм 4 яшьлек балага ярдәм кирәк булган. "Ак яр Нижегородка" ял итү зонасында, кабартылган "түгәрәк"тән төшеп, 6 яшьлек кыз бата башлаган. Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре баланы ярга алып чыга алган. Тагын 3 бәхетсезлек очрагын коткаручылар Агыйдел буенда булдырмый калган, анда 17 һәм 27 яшьлек ир-атны агым белән алып киткән. Ә 36 яшьлек йөзүче, елганы йөзеп чыгарга омтылып, чак кына су астына китмәгән.
Һәркайсыбызның язмышы үз кулында. Фаҗигагә юл куярга исә бер ялгышлык та җитә. Уяулыкны онытмыйк!
Фото: supercoolpics.com
--- |
Иң күп укылган
|