|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2021 Җәмгыять
"Әрәм итеп, унитазга түгәргә кулым бармый"Дуслар, танышлар белән телефоннан хәлләрне белешеп, аралашып торабыз. Беркөнне нинди эшләр майтарасың дип Мөнирә дустыма чылтыраткан идем. “И-и, калган ашны ашап утырам әле, әрәм итеп, унитазга түгәргә кулым бармый, әнкәй безне ялгыз үстерде, шуңа ризыкның кадерен беләм, – дип сөйләргә тотынды ул. – Хәзер бит үземнең балалар да, оныклар да кабат җылыткан аш-суны кабып та карамыйлар. Яңа гына пешкәнен дә ашамаулары бар әле: күбесенә тәм-том гына кирәк. Ярый ла сез авыл җирендә ашалмый калган ризыкны мал-туарга, эт-мәчегә бирәсез, ә шәһәрдә никадәр ашамлык бәдрәфкә түгелә яки чүплеккә ташлана, шуңа йөрәгем әрни”, – дип зарланды Мөнирә.
Бик килешәм дустым белән. Әле беркөн телевизордан шул темага тапшыру караган идем. Йөзләгән тонна ризыкның чүплеккә ташлануы хакында сөйләделәр. Сәүдә үзәкләреннән ташланучы ашамлыклар турында да әйттеләр. Куллану вакыты чыгу алдыннан арзанайтып сату юк бит ул бездә.
Шунысы кызыклы: планетабызның глобаль җылынуына нәкъ менә чүплекләрдә череп таркалып ятучы ашамлыклар сәбәпче икән. Галимнәр әнә шундый ачыш ясаганнар. Ризыкны исраф итү шул рәвешле кешелекнең үзенә начарлык булып әйләнеп кайта. Ә бит моңарчы җирдәге климатның үзгәрүендә сыерларны гаеплиләр иде. Алар күпләп метан газы бүлеп чыгара дип. Бер гөнаһсыз хайваннарга сылтап калдыру җайлырак бит.
Нурия СӘЛИМУЛЛИНА, Арча |
Иң күп укылган
|