|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2021 Хәвеф-хәтәр
Уфада давыллы яңгыр узган: бер районны су басканУфада давыллы яңгыр микрорайоннарның берсен су астында калдырды. Кичә, 27 июнь, Уфадагы Черниковка микрорайонында, яңгыр аркасында урамнарны су басты. Шаһитләр мондый һава торышында шәһәр буйлап йөреп булмый дип зарлана. Шакшадан Черниковкага чыгу юлы да су астында калган. Давыл дәрәҗәсенә җиткән җил агачларны аударган, машиналарга зыян салган. Көчле җил һәм су агымы аркасында җәяүлеләргә юлны кичеп чыгу да авырлашкан. Соңгы көннәрдә һава торышының кискен үзгәрүе күп кенә районнарда зыян салды. Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуган чаклар бөек шагыйребез шигырендә генә калды күрәсең. Чыганак: newsbash.ru
Фото: newsbash.ru
Рәдиф ФАТКУЛЛИН |
Иң күп укылган
|