|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2021 Хәвеф-хәтәр
Дуслары белән үпкәләшеп, Идел уртасына йөзеп киткән ир-атны МЧС һәм... бүрәнә коткарган (ФОТО)Идел бит ул, киң бит ул. Ул әле бик куркыныч та, үзең сак булмасаң. Бүген иртәнге 7 тулганчы МЧСка хәбәр килә. “Матбугат.ру” белешкәнчә, Тәтеш шәһәрендә бер ир-ат дуслары белән үпкәләшкән дә Идел буйлап каядыр йөзеп киткән. Шуннан югалтканнар моны. МЧС хезмәктәрләре мотокөймәдә ир-атны эзләргә чыгып китә. Иртәнге 9 тулып киткәч кенә табып ала (2 сәгатьтән артык вакыт узган, димәк). Ир-ат суда ниндидер бүрәнә табып, шуңа ябышып кына исән калган. Ярдан 1 чакрым (!) ераклыкта була бу хәл. 1968 елгы кешене батудан коткарып, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшыралар. Ничек исән калган.
Шундый үпкәчел булмыйлар бит инде, әй.
--- |
Иң күп укылган
|