|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2021 Медицина
Вирус яңа туган балаларны да аямыйСахалин өлкәсендә коронавирус йоктыручы балалар көннән – көн күбрәк теркәлә башлаган. Бу турыда бүген, 25 июньдә, төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор уртак брифинг вакытында игълан иттеләр. Белгечләр әйтүенчә, бу хәл бик куркыныч, ләкин төбәктә чикләүче чаралар кертелмәячәк.
- Июнь аеннан коронавирус авыруы барлык яшь төркемнәрендә көчәя, шул исәптән бер яшькә кадәрге балалар, 3-6 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр арасында. Мәктәп балалары хәзер ялга киттеләр, элемтәләре аз, шуңа азрак авырыйлар. Шулай ук бер яшькә кадәр һәм аннан кечерәк балалар арасында пневмония очраклары ешайды, - ди Роспотребнадзор төбәк башлыгы урынбасары Галина Ковтонюк.
Белгечләр бер нәрсәдә килешәләр - вәзгыятьне кискенләштермәс өчен, массакүләм прививкалар кирәк. Әмма, белүегезчә, әлегә сабыйлар өчен вакцина дөньяның бер илендә дә уйлап табылмаган.
--- |
Иң күп укылган
|