|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2021 Мәдәният
Кариев театры 33нче сезонын япты (ВИДЕОКҮЗӘТҮ)Ул нәрсәләр белән истә калды? Узган сезонның иң әһәмиятле вакыйгаларын искә алыйк: - 33 нче сезонда театр 7 премьера тәкъдим итте: «Корт», «Озын-озак балачак», «Мио, минем Мио!», «Яратып туялмадым», «Ак чәчәкләр кебек...», «Тылсымбикә» һәм «Бәхетле көнем»; - Габдулла Кариев театрына нигез салучы Фәрит Хәбибуллин юбилеена багышланган ретро-концерт үтте. - 6 проектны гамәлгә ашырды: “TAMGA” III режиссерлар лабораториясе, “Һөнәр” XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, “Иделкәем & Кариев варислары” фестивале, “Мобиль дәресләр”, “Кариев+”, Instagramда онлайн проектлар; - 5 фестивальдә катнашты: “Федерация” II Бөтенроссия милли театрлар фестивале (Грозный), III-нче Халыкара балалар фестивале (Мәскәү, Санкт-Петербург), "Идел әкияте" (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестивале (Чебоксар), Төрки халыкларының XV "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале, “Арлекин” XVIII Бөтенроссия балалар өчен театр сәнгате фестивале (Санкт-Петербург); - Сойжин Жамбалова куелышындагы “Хикмәт әкиятләре” спектакле “Алтын битлек” Россия милли театр премиясенең “2019-2020 еллар сезонының иң үзенчәлекле спектакльләре” лонг-листына керде, шулай ук Россиянең театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе дипломы белән бүләкләнде. - 6-15 июнь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узган XVIII Бөтенроссия «Арлекин» фестивалендә «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Спектакльнең үзенчәлеге һәм сәнгати бөтенлеге өчен" фестиваль дирекциясенең махсус премиясе лауреаты булды, ә артистыбыз Эльдар Гатауллин Сукыр падишаһның кече улы һәм Кара Сәйфи образлары өчен «Иң яхшы ир-ат» роле номинациясендә җиңү яулады. - «Мио, минем Мио» - «Балалар өчен иң яхшы спектакль номинациясендә Республика «Тантана» театраль премиясенә ия булды. - Булат Гатауллин «Озын-озак балачак» спектаклендәге Кендек роле өчен Казан шәһәре Мэрының махсус бүләгенә лаек дип табылды. - “Озын-озак балачак” премьерасы "Инде" интернет-журналы версиясе буенча ел спектакле дип танылды!
--- |
Иң күп укылган
|