|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2021 Хәвеф-хәтәр
Бөгелмәдә өч яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкәнКичә кичке унынчы яртылар тирәсендә Бөгелмәдә өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшкән. Башы җәрәхәтләнгән баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләгән. Билгеле булганча, фаҗига вакытында бала өйдә әтисе белән калган, ә әнисе олы улы белән киткән булган. Бала тәрәзә төбенә менгән һәм тәрәзәгә куелган сеткага таянып егылып төшкән.
«Фаҗига урынына шәһәр прокуроры Артем Кривоносов килде. Тикшерү бара, әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана», — диде Руслан Галиев.
--- |
Иң күп укылган
|