|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2021 Җәмгыять
15 ел “вампир” белән эшләргә туры килдеМиңа унбиш елдан артык “вампир” белән эшләргә туры килде. Һай суыра иде эштә бер хатын хәлне! Аптырагач, аңа каршы тору өчен берничә хезмәттәш берләштек. Шуннан соң безнең турыда ни генә сөйләмәде! Эчәбез, хәтта гүләйт итәбез, эшебезне җүнләп башкармыйбыз, имеш... Ә без бюджет тармагында эшлибез, анда бик теләсәң дә ямьсезләнеп йөри алмыйсың! Бәйрәмнәрдә эчкән бер бокал шампан шәрабе дә безне иң начар кешеләр исемлегенә кертә иде! Әле эштә “ашавы” гына җитми, безне ирләребезгә, каенаналарыбызга кадәр яманлый иде. Безнең дә аңа көч җитәр иде, ләкин ире дә безнең белән эшли һәм ялгыш берәр сүз әйтсәң, “Не позволю!” – дип акырып кереп җитә иде. “Сез беркайда да эшли алмыйсыз, сезгә тагы!” – дип кимсетә иде. Авыл җире бит, эшләдек инде. Җыелышларга корвалол эчеп керә идек. Җитәкчегә дә акыра иде ул хатын. Хәзерге заман булса акыртмаслар иде, әмма ул чакта гади хезмәткәрне яклаучы оешмалар бар иде. Җыелыштан хәлебез бетеп, арып-талып чыга идек. Ике көн берәрсен “ашамый” торса, ул хатын кемгә бәйләнергә белми йөри иде. Бәхетебезгә, яптылар ул эш урыныбызны. Хәзер төрлебез-төрле авылда, төрле коллективта менә дигән итеп эшлибез, беребез дә эшсез калмады, шөкер. Вампирыбызны гына бер җиргә дә эшкә алмадылар. Хезмәттәшләренә генә түгел, балаларына да әллә нинди кыенлыклар күрсәтте ул.
Вампирлар кешене гаепле итеп күрсәтергә телиләр, үзен ким, түбән тойсын дип тырышалар, талашудан тәм табалар. Кимсетелгән, рәнҗетелгән кешенең йокысы кача, ашы-аш булмый, ә канэчкечләр рәхәтләнеп ашый, йоклый... Аллаһ сакласын шундый бәндәләр белән бергә эшләүдән, яшәүдән, шундыйларга якын булудан.
Исемемне-адресымны күрсәтмим.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|