|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2021 Дин
"Гаилә" мәчете каршындагы мәдрәсә төзелешенә ярдәм итик!Җомга мөбарәк булсын, матбугатрулы дин кардәшләребез! “Гаилә” мәчете каршында мәдрәсә төзи башлауга бер ел булды. Халык ярдәме белән ике бина да түбә астына керетелгән, тәрәзәләр куелган. Хәзерге вакытта – ут, су, җылылык кертү, эчке эшләр бара. Ике бина эчендә уку-укыту класслары, конференц-зал, социаль хәләл ашханә урын алачак. Мәчеттә ел саен 300-400 кеше Ислам дине нигезләре буенча гыйлем ала. 30-40 төркемгә бары 2 уку сыйныфы туры килә. Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар өчен дә, тиешле шартлар оештырып, тулы көн буе эшли торган мөселман балалар бакчасы булдыру нияте бар. Мәчеттә уздырыла торган социаль башлангычларны, динебезне, милләтебезне саклау, үстерүгә юнәлтелгән бәйгеләрне тагын да киңәйтү өчен шушы комплексны торгызу кирәк.
Бергәләп ярдәм итик!
Сәдакане банк картасына “Медресе” дип тамгалап җибәрә аласыз:
4274 2742 1725 4293 (Сбербанк)
4000 7934 7439 8536 (Ак барс банк)
Төзелеш материаллары белән ярдәм итәргә була яисә төзелештә катнашырга телисез икән – мәчет вахтасына мөрәҗәгать итегез.
Телефон: +7(843)223-06-62
Имам-хатыйб Рөстәм хәзрәт Хәйруллин номеры: 89172619319
Ислам диненең киләчәге өчен кылган изгелекләрез сәдакуль-җария булып торсын!
--- |
Иң күп укылган
|