|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.06.2021 Хәвеф-хәтәр
Районнарда гарасат котырганБашкортстаның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикадагы давыл нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Тизлеге секундына 21-26 метрга җиткән давыл күп кенә биналарга зыян салган. Министрлык вәкиле белдерүенчә, республикада булган давыл нәтиҗәсендә түбәләр җимерелү һәм агачлар сынып аву очраклары теркәлгән. Авыргазы районындагы Юламан авылында көчле җил бина түбәсен җимергән, Тобазы авылындагы лицей филиалының түбәсенә һәм фронтонына зыян китергән. Шулай ук, гомуми мәйданы 60 квадрат метр булган ике шәхси йортның түбәсе зыян күргән. Ишегалдында торган Volkswagen Polo машинасы да механик зыян алган. ФАП түбәсенә агач авып төшкән.
Бүздәк районындагы тимер юл вокзалы бинасында 60 квадрат метр мәйданда түбә актарылган, тукталыштагы "LADA Kalina" һәм "Toyota Camry" машиналарына зыян килгән.
Стәрлетамак районындагы Мариинский авылында 50 квадрат метр мәйдандагы шәхси йорт түбәсе җимерелгән, "VAZ 21099", "VAZ 2114", "LADA Kalina" машиналарына механик рәвештә зыян салынган.
Яңакүл авылында берничә йортның түбәсе җимерелгән, электр челтәрләре зыян күргән. Беренчел мәгълүматлар буенча, үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр юк.
“112 системасының шалтырату үзәге республиканың төрле төбәкләреннән хәбәрләр алуны дәвам итә, кайбер торак пунктларда җилнең көчәюе аркасында электр энергиясе өзелгән, агачлар сынып ауган, төрле биналар җимерелгән. Хәвефле хәбәрләр Кырмыскалы, Чишмә, Стәрлетамак, Авыргазы, Дүртөйле, Иглин, Благовар, Бакалы, Ишимбай, Бүздәк районнарыннан килә ", - дип хәбәр итә министрлык.
Рәдиф ФАТКУЛЛИН |
Иң күп укылган
|