|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2021 Дин
Яман чирләрдән саклану догаларыСөекле Рәсүлебез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләм авырулардан, бәла-казалардан саклану өчен күп догалар өйрәтеп калдырды. Әбү Дауд һәм Нәсаидән китерелгән хәдисләрдә иң көчле авырулар: витилиго, акылдан язу, проказа һәм башкалардан саклану өчен тәкъдим ителгән дога бар. Ул иртән һәм кичен берәр тапкыр укыла. Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әллааһуммә иннии әгүүзү бикә минәл-бәраси вәльҗүнүүни вәльҗүзәәми вә мин сәййи-иль- әскаам.
Тәрҗемәсе: Әллааһүммә – әй Аллаһым! Иннии- хакыйкатьтә мин; әгүүзү- сыенамын; Бикә- Сиңа; минәль- бәраси- витилиго авыруыннан; вә- льҗүнүүни- һәм акылдан язудан; вә – льҗүзәәми- проказадан; вә- һәм; сәййи- и –яман; әль- әскаам- авырулардан.
Витилиго- тәнне ак таплар каплаган авыру; махау- ала тәнле итә торган авыру. Сәййи-иль- әскаам- яман авырулар исемлегенә бүген галимнәр яманшеш, спид, коронавирус кебек соңгы вакытта чыккан авыруларны кертәләр.
Бу доганың мәгънәви тәрҗемәсе:
“Әй Аллаһым! Хакыйкатьтә мин витилиго, акылдан язу, махау һәм башка яман авыруларга тарудан Сиңа сыенам, Синең саклавыңны сорыйм”.
Фото: igelek.ru
Фатыйма Фаткуллина, Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|