|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2021 Җәмгыять
Фаҗигадән соң сүз күп булдыКазан гимназиясендәге фаҗигадән соң сүз күп булды. Дәүләткә дә яхшы эләкте, мәктәпкә, укытучыларга да тел-теш тиде, әти-әниләр, телевизор, интернет – барысы да гаепле булып чыкты. Дөрес инде, нормаль җәмгыятьтә мондый хәл булмас иде. “Мин без кечкенә чакта күрсәтелгән балалар фильмнарын, мультфильмнарын карап чыкмаган укучыга аттестат бирмәс идем!” – ди безнең күрше, кырык елга якын тәрбияче булып эшләүче Равия апа. Кинотеатрларда мәктәп укучыларына совет фильм-мультфильмнарын махсус күрсәтеп, дәресләрдән соң балалар белән шулар турында фикер алышырга кирәк дип саный ул. Күршем дөрес әйтә. Инде илле яшькә җитеп килсәм дә, мин әле дә бик яратып карыйм элекке мультфильмнарны, әкиятләрне. Җанга җиңеллек, рәхәтлек бирәләр алар. Безнең фильмнарның якты күңелле, яхшылыкка өндәүче, мәрхәмәтле геройларын чит илләрнең җыен тузга язмаган, куркыныч хәшәрәтләре белән чагыштырырлыкмы соң?!
Розалия ХӘСӘНОВА, Чаллы |
Иң күп укылган
|