поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
23.06.2021 Шоу-бизнес

Алинә һәм Азат Кәримовлар: "Аерылышып торган чаклар да булды"

Җырчы гаилә Алинә һәм Азат Кәримовлар “ТНВ” каналында “Җырлыйк әле!” тапшыруына очраклы гына килеп керә. Аларга хәтле биредә алып баручылар еш алышынды, берара тапшыру ябылып та торды хәтта. Кәримовлар аңа яңа сулыш биреп эшли башлады.

— Үзебез дә шаккатабыз. Без профессиональ телевидение алып баручылары түгел бит, — ди Алинә. — Ничек бар, шулай эшлибез. Бөтен күңелне бирәбез, күтәренке кәеф белән чыгабыз. Сценарий буенча сөйләмибез. Тамашачылардан җылы сүзләр күп килә. Шуңа сөенеп, тагын да канатланып иҗат итәбез.
 
Түбән Кама-Сарман кызы Алинә белән Мөслим егете Азат төрле конкурста күрешкәли, әмма якыннан Татарстаннан читтә — Башкортстанда узган “Дуслык моңы” конкурсында таныша.
 
— Сәхнә артына чыктым, бер кыз җилкәмә башын куеп елады. “Бер нотамны сузып бетермәдем, тын җитмәде”, — ди. Тынычландырдым һәм җырларга чыгып киттем. Ул кыз Алинә иде, — дип искә ала Азат. — Миңа — беренче, аңа икенче урын бирделәр. Бер-беребезне котладык. Сәхнә артында кабат игътибар иттем, чибәр генә кыз. Шулай таныштык. Телефон номерын сорап алдым. Ул вакытта йөргән кызым бар иде. Бер ел чамасы үткәч, анысы белән аерылышкач, Алинә белән очраша башладык.
 
Алинә:
— Башта исем китмәсә дә, Башкортстанда Азатка карата ниндидер хис уянды, бик якыннан белгән кебек тоелды. Казанга канатланып кайттым. Гашыйк булдым, дип дус кызга сөйләгәнем хәтердә. Көттем-көттем дә, егет шалтыратмагач, җиргә төштем. Бер ел үткәч, элемтәгә чыкты. Шуннан сөйләшә башладык.
 
— Озак очраштыгызмы?

Азат:
— Дүрт ел чамасы. Бераз аерылышып торган чаклар да булды. Аннан никах укыттык, 2013 елда туй үткәрдек. Ике кызыбыз бар. Азалинага — 5, Гөлмәрьямгә 3 яшь. Икесе дә бер бакчага йөри. Төпчегебез күптән түгел генә китте. Авыррак ияләште.
 
Кәримовлар Казанның Самосырово бистәсендә яши. Ике катлы йорт төзегәннәр. Күп эшне Азат үзе башкарган.
 
— Иремнең куллары алтын! Төзелеш эшләренә бик оста. Җиренә җиткереп, һәр нечкәлеген уйлап башкара. Өйдә барысын диярлек үзе ясады. Әлбәттә, дусларыбыз да зур ярдәм күрсәтте, — ди Алинә. — Ишегалдына газон җәйдек. Азат теплица ясады. Помидор, кыяр, яшел тәмләткечләр үстерәм. Корнишон кыярлары өлгерә. ZenEscorts
 
— Азат, өйдә студия дә булдыргансың икән?
 
— Икенче катны тулысынча студия иттем. Иҗат эшләрен шунда башкарам. Көй язам, аранжировка эшлим, җырчылар тавыш яздырырга килә.
 
— Туган якларга кайтып йөрисезме?
 
Алинә:
— Азатның әти-әнисе юк инде... Аның туган ягында — Мөслим районы Олы Чакмак авылында әни-каенананың бертуган абыйсы яши, шунда кайтып йөрибез. Матур як, якында гына Ык елгасы. Хәл белешеп, рухый азык алып, ял итеп киләбез. Минекеләр Сарманда яши. Гел эштә, хәрәкәттә алар.
 
— Соңгы вакытта иҗатта нинди яңалыклар бар?
 
— Яңа җырлар эшлибез. Сабантуйларга әзерләнәбез. “Сольный” концерт куярга исәп. Банкетларга да йөрибез.
 
— Отпускка нинди планнар корасыз?
 
— Апрельдә Сочида ял итеп кайттык. Соңгы тапкыр Азалина туганчы диңгезгә барган идек. Шуннан бирле сәяхәт кылган юк. Быел үз йортыбызда эшләп, авылларга кайтып ял итәрбез дип торабыз.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 23.06.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»