поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.06.2021 Мәдәният

Милли музейда беркайда күрсәтелмәгән Коръән, шәмаил, намазлыклар күргәзмәсе ачыла

23 июньнән 5 июльгә кадәр Татарстанның Милли музеенда «Мөселман раритетлары» күргәзмәсе узачак. Күргәзмәдә моңарчы беркайда да күрсәтелмәгән 150дән артык әйберләр куелачак. Күргәзмә 23 июньдә сәгать 16:00дә ачыла.

Күргәзмә ислам ядкярләренә багышлана, кунаклар Идел буе төбәкләрендәге ислам дөньясы белән таныша алачак. «Шуларның берсе — Госман Коръәне. Ул 1905 елда Санкт-Петербургта басыла, илле данә белән генә чыга. Берсе бездә, берсе, әйтик, Мәскәү мәчетендә саклана. Россиядә ул калмаган да диярлек, алар илебез җитәкчелеге тарафыннан төрле ил вәкилләренә бүләк ителгән булган.

«Покров альбомы»нда җитмештән артык шәмаил тупланган. «Аларның барысы да Казанда нәшер ителгән. Шәмаилләрдә дини текстлар һәм рәсемнәр, ислам кыйммәтен чагылдырган композицияләр урын алган. Альбомны профессор Иван Покровский Милли музейга 1941 елда бүләк иткән. Бу альбомның беркайчан да күргәзмәгә куелганы юк иде әле», — дип белдергән музейның генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова “Татар-Информ” МА.

Шулай ук, күргәзмәдә Госман империясе солтаны Мехмед V Решадның татар дин тәгълиматчысы, җәмәгать эшлеклесе Хәсәнгата Габәшигә бүләк ителгән тәсбихен дә күреп булачак. «Тәсбих сердолик минералыннан ясалган, кызгылт-сары төстә, алтын белән йөгертелгән», — дип аңлатты ул.

Музей хезмәткәрләре Казан татарларының зәркән сәнгате белән дә таныштырачак. «Коръән һәм дога савытларының күбесендә гарәп һәм татар язулары бар. Гарәп графикасындагы мөһерләрнең 200ләп төрен күреп була», — ди алар.

Лилия Саттарова сүзләренчә, мөһерләрне Бөекбританиядәге коллекция белән чагыштырып була. Аларда мөһерләрнең 800ләп төре бар, алар империянең төрле колонияләреннән килгән булган. Безнең мөһерләр татар сәүдәгәрләре, сәнәгатьчеләре, муллаларныкы булган.

Күргәзмәдә 1908 елда Казан басмасында чыккан Коръән дә тәкъдим ителәчәк. «Биредә көнбатыш илләрендә ислам мәдәниятенең ни рәвешле өйрәнелгәнен, гамәли-декоратив мирасын карап булачак. Әйтик, мәмлүкләр яшәгән чорда (XIV–XV гасырлар) язылган Коръәннең 2005 елда „Тезаурус Исламикус“ фонды күчерелмәсен бастырды, шуны да күреп була», — дип мисал китерде белгечләр.

«XIX гасыр бакыр лампасы якын көнчыгышта эшләнелгән. Ул Иран өчен ясалган, чөнки лампада кеше һәм хайван рәсемнәре бар. Ул Иран сәнгатендә еш очрый. Бу лампа күптәнге коллекцияләребездән. Аның музейга ничек килеп эләккәнен белмибез, эзләнү эшләре бара», — дип шәрехләде Лилия Саттарова.

Оештыручылар күргәзмәдә XIX гасырда ясалган алты намазлык куелачагын әйтте. «Казан татарларының үзләре теккән намазлыклары булган. Авыл һәм шәһәр кешеләренең өйләрендә намазлыклар эленеп торган. Күргәзмә озак дәвам итми, чөнки әйберләр иске. Бу сирәк әйберләрне күрергә һәр кешене чакырып калабыз», — диде музей хезмәткәрләре.


---
Милли Музей
№ --- | 23.06.2021
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»