|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2010 Язмыш
Гөлназ Сираева бер гасыр элек югалган туганнарын тапканКызыклы бу тормыш дигәннәре... Кемдер югалта, кемдер таба. Үткән атнада җырчы Гөлназ Сираева үзенең бер гасырга якын элек югалган туганнары белән табышты. Американың Вирджиния штатының башкаласы Ричмонд шәһәрендә яшәп яталар икән алар. Хәл болайрак була. Гөлназның әбисенең әбисе Маһинур, чибәр генә ханым, авылның иң сөйкемле һәм талантлы хытын-кызларының берсе була. Гөлназга да моң әбисеннән күчкән, булса кирәк. Маһинур әби авылда үткәрелгән һәр чарада җырлый торган була. Гел көтелмәгәндә бөтен илне какшаткан Гражданнар сугышы башланмаса, Маһинур җырчы да булып киткән булыр иде дә бит, ләкин сугыш язмышларны сындыра... Күпләр, шул исәптән татарлар да, яхшырак тормыш эзләп эммиграция юлын сайлый. Маһинур әбинең абыйсы Гыйбадуллин Минхатыйп та күпләп эммиграция башлангач, илдән чыгып китү ягын карый. Гөлназның әбисе, аның туганнары Минхатыйптан хәбәр килмәгәч, борчуга төшәләр. Бертуганыңның исәнме икәнен генә түгел, кайсы илдә икәнен дә белмәү бик авыр була. Ләкин сугыш аны эзләү турында уйларга да бирми. Соңрак эзләп-белешеп карарлар, ләкин Минхатыйп турында бер генә яңалык та ишетелмәс, бер кеше дә аның турында белми. Бер гасыр вакыт узгач та Татарстандагы туганнары Минхатыйпны сагынып яши, әле дә бая төрлечә эзләп карыйлар. Өметсез – шайтан. Ә океан артындагы туганнары Татарстандагы татар туганнары барлыгына күңелләре белән ышанса да, инде күптән эзләүләрне туктаткан икән. Маһинурның абыйсы Америкага китеп, шунда төпләнеп калган була. Ул Америкага күченү белән Татарстанга язып та карый, туганнарын эзләп тә караган була. Тик җавап хатлары килми, әллә үзенең хатлары барып җитми кала... Туганнары турында бик борчылып, Хатыйп бабай эзләү эшләрен Бөтендөнья сугыш чорында тагын башлый: барысы да исәнме, хәлләре ничек икән... Ни дисәң дә, күңеленең бер кисәге мәңге Татарстанда калган бит аның. Туган иле, авылы, йорты, туганнары, бер сүздән бер-береңне аңлый торган халкы... Ләкин ул чорда Хатыйп абыйны тыңлап та тормыйлар, Русиядә көненә меңләп кеше кырылган арада, кемнең туганы кемгә кирәк! “Алар барысы да кырылып беткән. Юкка эзлисез сез аларны!” – дигәннәр. Хатыйп эзләүләргә шул вакытта нокта куя да инде. Бер гасырга якын вакыт уза... Эзләүләр дәвам итә. Гөлназ да тик ятмый. Ул Америкадагы һәм башка илләрдәге татар диаспоралары белән аралаша, Минхатыйп бабай турындагы вакыйганы кабатлап сөйли. Һәм берзаман, ә төгәлрәк әйтсәк, бер атна элек Гөлназга шалтыралар. Бу шул татар диаспорасы вәкиле булып чыга. Яхшы хәбәр, диләр. Гөлназ ни әйтергә дә белми, тын гына тыңлый бирә. Трубканың икенче ягыннан, океан артыннан ике генә җөмлә әйтәләр: “Туганнарыгыз турында яңалык бар иде. Нәкъ сез сөйләгән кебек тарихлы гаиләне таптык!” Гөлназ тиз генә күптән эзләгән якын кешеләренең контакт мәгълүматын язып ала да, мең рәхмәт әйтеп трубканы куя. Шуннан соң авылга, барлык туганнарына шалтырата. “Гаиләдәге шатлыкны күрсәгез, ишетсәгез сез!” - ди Гөлназ очынып. Минхатыйп бабай күптән дөньяда юк икән. Аның кызы Мәдинә әбигә хәзер 70 яшь. Ул гаиләдә татарча иң яхшы белүче кеше. Ул американга кияүгә чыкса да, улына Хәсән исеме куштырган. Нәкъ менә әлеге 41 яшьлек Хәсән белән җырчы аралаша да инде. Хәзер Гөлназ үзенең инглизчәсен яхшырту өстендә эшли. Ни дисәң дә, алар сөйләшеп торырга сүз куешканнар бит. Ә аннары күз күрер, бәлки очрашырлар да...
Лилия ВӘЛИШ |
Иң күп укылган
|