|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2021 Киңәш-табыш
Җиләк ашыйсыз, ә шуны да белмисез!
Җир җиләге – орлыкларын эчендә саклый торган бердәнбер җиләк. Бер җиләктә якынча 200 орлык бар. Дөньядагы иң эре җиләк 250 грамм авырлыкта булган. *Диаметры 30 сантиметрга җиткән. Иң күп бакча җиләге АКШта үстерелә. Калифорния штатында гына ел саен миллиард тоннадан артык уңыш җыеп алалар.
*Халык медицинасында җиләкне баш авыртканда ашарга кушалар, чөнки аның составында аспириндагы матдәләр бар.
*Баллы булуына карамастан, җиләктә шикәр лимонга караганда азрак.
*Җиләкне даими ашау тешләрне агартырга ярдәм итә. 18 гасырда ананас белән җиләктән гибрид ак җиләк ясала, ләкин әлеге сорт безнең көннәргә кадәр сакланмый.
Эльмира ИБРАҺИМОВА |
Иң күп укылган
|