поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
24.10.2010 Җәмгыять

Журналистлар йортын сатканнар

Татарстан Республикасының Журналистлар берлеген (ЖБ) ун ел дәвамында файдаланган бинасыннан чыгаралар. Шуңа бәйле рәвештә әлеге оешманың президиумы белдерү таратты.

Әлеге оешма Казанның Тельман ур., 24 й. адресы буенча урнашкан Журналистлар йортында 2000 елдан бирле үк үз эшчәнлеген алып бара. Анда иҗади семинарлар һәм очрашулар, “түгәрәк өстәлләр”, матбугат конференцияләре һәм башка чаралар еш уздырыла. “Без республика җитәкчелегенә, башка иҗади берлекләр кебек үк, Берлегебез эшчәнлеге өчен дә тиешле шартлар тудырылуына рәхмәтлебез. Казан шәһәре җитәкчелегенә дә ун ел дәвамында тапшырылган мәйданнарны түләүсез файдалану буенча муниципалитет преференциясенә ия булганыбыз өчен рәхмәтле”, – диелә бу белдерүдә. Быел исә ЖБ мондый өстенлектән, шулай ук бинаны арендалау турында килешү төзү мөмкинлегеннән дә мәхрүм калды, ә Журналистлар йорты физик затка сатып җибәрелгән. “Бу эш Берлек җитәкчелегенә белдермичә башкарылды, аның сәбәпләре аңлатылмады, алмашка нинди бина тапшырырга мөмкин икәнлеге турында фикер алышу булмады. Безнең гариза буенча Казан прокуратурасы тарафыннан тикшерү үткәрелде. Шуның барышында ачыкланганча, Журналистлар берлеге йортын сатканда, дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турындагы законнар, “Мәдәният мирасы (тарих һәм мәдәният ядкарьләре) объектлары турында” Федераль законның, РФ Граждан кодексы нигезләмәсе бозылды. Прокуратура шулай ук биредә РФ Җинаять Кодексының 201, 243, 285, 293 нче маддәләрендә күрсәтелгән җинаять эшләренең билгеләре булу мөмкинлеге турында да мәгълүмат җиткерде”, – диелгән бу белдерүдә. 

“Журналистлар берлеге президиумы шәһәр хакимиятенең бу гамәлен Журналистлар берлеген һәм ул алып барган эшне бөтенләй хөрмәт итмәү дип бәяли, – дип язылган анда. – Җәмәгатьчелек игътибарын шушы вакыйгага юнәлтеп, Татарстан журналистлары исеменнән, закон бозулар төзәтелер, ТР ЖБнең Журналистлар йортына хокуклары торгызылыр, ә Казан муниципаль хакимиятенең журналистлар белән мөнәсәбәтләре элеккегечә конструктив эчтәлек белән тулыр, дигән өмет белдерәбез”, – диелә Татарстан Журналистлар берлеге президиумының Журналистлар йортына бәйле рәвештә килеп чыккан гадәттән тыш хәл уңаеннан ясалган белдерүендә. Анда шулай ук “Иҗади берлек – ТР Журналистлар берлеге” иҗтимагый берләшмәсендә 1060 әгъза исәптә торуы әйтелә. Алар арасында республикада һәм Россиядә билгеле каләм әһелләре, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәрләре, бу һөнәр ветераннары һәм журналистика юлыннан яңа гына китүчеләр дә бар. 


---
Ватаным Татарстан
№ 214 | 23.10.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»