поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.06.2021 Спорт

Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «ALGA TRAIL» йөгереше узды (ФОТО)

Бүген, зөлкәгъдә аеның 10 нчы көнендә (20 нче июньдә), Казанның Аккош күле янәшәсендә «ALGA TRAIL» дип аталган массакүләм йөгереш узды. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан үткәрелде.

Ярышлар Коръән сүрәләрен укудан башланып китте.

Йөгерештә катнашу өчен Аккош күле буеча 200-гә якын кеше җыелды. 5 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк спортчылар Казаннан гына түгел, Яр Чаллы, Түбән Кама, шулай ук Ульян, Әстерхан, Мурманск төбәкләреннән дә килде. Күмәк йөгерешкә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да кушылды һәм конкурстан тыш 5 км аралыкны уңышлы йөгереп чыкты. Аның белән бергә мөселман яшьләренә уңай үрнәкне Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов һәм Россия ислам институты мөгаллимнәре дә күрсәтте.

Шунысы игътибарга лаек, ярышларда катнашу өчен спортчылар гаиләләре белән килде - ир-егетләр хәләл җефетләрен һәм балаларын да ияртте. Хәер, йөгереш шартлары һәркемгә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирде - ир-артлар, хатын-кызлар һәм төрле яшьтәге балалар өчен 4 дистанция каралды:

- 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар 10 һәм 5 чакрымлык дистанцияне йөгерделәр;

- 9 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге яшүсмерләргә 1100 метрлык аралык оештырылды. Дистанция Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды.

Бу арада җан атучылар өчен дә "кече сабантуй" рәвешендә күңел ачу программасы тәкъдим ителде.

Йөгерешкә үз теләктәшлеген Татарстан Республикасы спорт министрлыгы да белдерде - мәгълүмати-аналитик тәэмин ителеш һәм халыкара эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Игорь Головин Камил хәзрәт белән бергә җиңүчеләрне котлады. Мөфти хәзрәт кулыннан призерлар медальләр һәм кыйммәтле истәлекле бүләкләр алды: палаткалар, рюкзаклар, йокы капчыклары, термослар, уку кирәк-яраклары салынган балалар рюкзаклары, тәм-томнар һ. б.

«ALGA TRAIL» йөгереше табигатьтә пылау ашау белән тәмамланды.

Массакүләм йөгереш сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, Татарстан Республикасында, массакүләм һәм барлык кешеләр дә шөгыльләнә алырлык спорт төре буларак, трейлраннингны популярлаштыру; спортчыларның белемен арттыру һәм махсус күнекмәләрен үстерү; аларны Россия күләмендә һәм чит илләрдә уза торган ярышларда катнашырга әзерләргә ярдәм итү; көчлеләрне ачыклау чарасы буларак оештырылды.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау - ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан алып барылган яшьләр сәясәтенең аерылгысыз өлеше. Спорт чаралары яшь мөселманнар арасында, шулай ук традицион конфессияләр вәкилләре арасында берләшүнең, дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуның мөһим чарасы булып тора. ТР МДНнең джиу-джитсу буенча ел саен уздырыла торган Шиһабетдин Мәрҗани Кубогына Бөтенроссия турниры һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына татар көрәше һәм кул көрәше буенча Бөтенроссия турниры кебек спорт башлангычлары мөселман яшьләре арасында аеруча зур популярлык казанды.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»