|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2021 Хәвеф-хәтәр
Бар нәрсә янган, ике дога китабына берни булмаган
Әтнә районының Ары авылында яшәүче Гөлзия Шакирова йортында янгын чыгып, берничә сәгать эчендә ул бернәрсәсез кала. Хәзер ялгыз хатын сараенда яшәргә мәҗбүр. Кызлары үзенә дә чакырып караган, әмма ул йорт-җирен, гаилә корган нигезен ташлап китмим, ди икән. Ул көнне Гөлзия апа өендә була. Өйгә төтен исе кергән кебек булгач, верандага чыга. Баштарак ул боз ява дип уйлый.
– Янганымны белгәч, өстемдәге киемемне ничек кигәнемне хәтерләмим. Берни аңларлык хәлдә түгел идем, башка суккан кебек булды, – ди ул. – Ярый әле күршеләрем Гүзәлия һәм Рәфикъ Фәйзрахмановлар керде. Халыкны алар җыйган. Лапасны арт яктан су сиптереп Күәм егете Рәдис Әхмәдуллин саклады. Хәзер шунда яшим.
– Берәү дә читтә калмады, һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итте, – ди Гөлзия апа. – Кибеттә эшлим мин. Аның хуҗалары Илсия һәм Марат Нуриевлар бөтен кирәк-яракны алып кайтып бирделәр. Күршеләрем ашата, иртәнге биштә үк ашлар пешереп, табынга чакыралар. Күәмнән кызым да ризыклар китереп тора. Ары авылы халкы бик нык булышты. Беркем дә минем кайгыма битараф калмады. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт аларга.
Гөлзия ханым моннан байтак еллар элек онкология белән бәйле операция кичергән. Ул чакта кулына дога китаплары ала. Бу янгында бары тик шушы ике китап кныа исән кала.
– Аларны кочаклап еладым. Сараема кертеп куйдым, алар һаман минем белән, – ди ул. – Ярдәмегездән ташламасагыз иде. Миңа күп кирәкми – утырып ашарыма, ятып йокларыма бер кечкенә генә почмак булса – шул җитә.
Гөлзия Шакировага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен кызы Шакирова Гөлназ Мәхмүт кызы исемендәге Ак барс банкы картасы номеры — 4000 7934 7300 9837.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|