поиск новостей
  • 18.06-27.08 Театральләштерелгән фольклор шоу. Туган авыл. 18:00
  • 17.08 "Кияү урлау". Тинчурин театры.18:30
  • 18.08 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 18:30
  • 22.08 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомседиясе". Тинчурин театры. 18:30
  • 23.08 "Кияү урлау".Тинчурин театры. 18:30
  • 24.08 "Мәдинә". Тинчурин театры. 18:30
  • 25.08 "Матур CITY", 12+,18:30,Кариев театры
  • 25.08 "Беренче театр". Тинчурин театры. 18:30
  • 26.08 "Супер кияү", 12+,18:30,Кариев театры
  • 26.08 "Полиционер". Тинчурин театры. 18:30
  • 27.08 "Мәхәббәт күгәрченнәре",12+,18:00,Кариев театры
  • 27.08 "Кияүләр". Тинчурин театры. 17:00
  • 28.08 "Корт",12+,18:00,Кариев театры
  • 28.08 "Акча бездә бер букча". Тинчурин театры. 17:00
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек...",12+,18:30,Кариев театры
  • 29.08 "Хыялый". Тинчурин театры. 18:30
  • 25.09 Сезон ачылышы. Уникс. 17:00
  • 29.09-02.10 Гүзәл Уразова. 20 ел сәхнәдә. Уникс. 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Август
  • Айрат Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Ләйсән Гарифуллина - журналист
  • Зуля Камалова - җырчы
  • Ләйсән Кәшфи - язучы
  • Савым кәҗә сатып алам. 5 яшьтәндә өлкән булмасын. Яшел үзән районы Усаклы авылы 89093077322 Илгиз бабай
  • Питрэч районы Юнусова авылы болын печэне сатыла. Дэу рулон 180,кечерэк рулон 145. 89093080463 Алфинур
  • Әссәләмугаләйкум.Казан шәһәре Совет районыннан 1 бүлмәле квартира яки татар-мөселман кызы белән 2 бүлмәле квартира снимать итәм. Зур урам тирәсенә якын булса яхшы булыр иде. Риэлторлар,шалтыратмагыз! Тел.89091450168
  • Гармунчыга кушылып җырлар җырлап, аралашып утыру кичәсенә чакырабыз! Тулырак 8-939-31-76-370 Ләйлә
  • сдаётся 1ком.кв.по ул. Глушко 26.Для проживания имеется бытовая техника и мебель.за 15500+к/у 8965.584.66.30
  • Тандем тирэсендендэге 2 булмэле фатирнын бер булмэсенэ подселениягэ татар кызын эзлибез.89534004384
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезнең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л -1400 сум. Шулай ук чиклавекле бал, крем-бал, пжвм, огневка да бар. Казан буенча китереп бирәбез. Кирәк кешеләр шалтыратыгыз 89625497103
  • Исэнмесез Жэй коне эшлэр куп вакыт, без сезгэ ярдэм иттэбез. Ойлэр юабыз, обойлар ябыштырабыз, буяу эшлэре эшлибез. Мебельлэр жыябыз, Паласларда юабыз. Бэясе килешу буенча 89872723763
  • Салямалейкум вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтуху! С женой в поисках достойной работы. Мусульманская семья. 89040447111 Марат.
Архив
 
19.06.2021 Тарих

Алты бала атасы булган Алексей Кукорин феномены турында

1952 елда Шенталы районының Денис авылы мәктәбенә юллама буенча килеп төшкән укытучылар гаиләсенең, үзләре татар булсалар да, фамилияләре сәер генә - Кукориннар булып чыга. Соңрак ачыкланганча, Алексей Тимофеевич чыгышы буенча Татарстанның хәзерге Түбән Кама районында яшәүче керәшен татарларыннан, ә хатыны Әминә Казан губернасының Күлле-Киминск авылыннан икән.

Бер кулы булмаган укытучының сугышта катнашканын ишеткән халык төпченә башлый, кайда хезмәт иткән, ничек яраланган, ничек аларның авылына килеп эләккән...
 
1921 елгы Алексей Кукоринны 1940 елда армиягә алалар һәм ул Монголия чигендәге Байкал арты хәрби округында хезмәт итә башлый. Ул вакытта Приамурьеда тыныч булмый. Япон разведгруппалары әледән-әле чикне бозып керәләр. Шулай, караңгы бер төнне, дозорда торган Кукорин аяк тавышы ишетә һәм “Стой!” дип кычкыра. Ләкин тавыш көчәя генә, һәм солдат атып җибәрә. Шуннан соң тынлык урнаша. Ату тавышына килеп җиткән хәрби җитәкчеләр аны дошманга сигнал бирүдә гаеплиләр, ләкин иртән ул аткан якта зур гына кабан түшкәсе табыла. Шушы батырлыгы өчен төз атучы солдатны командирлар курсларына укырга җибәрәләр.
 
Сугыш башлангач, Кукорин хезмәт иткән 21 укчы дивизияне Ленинград фронтына җибәрәләр. Приморьега килеп җитү белән 15 мең кешедән торган дивизия сугышка керә, ләкин өлгермиләр, Ленинград камауда кала. 1942 елның язына кадәр Ленинград тирәсен саклаган дивизия зур сугышларда катнашмый, ләкин шул шартларда да Кукорин батырлык эшләргә өлгерә. Ул иптәшләре белән разведкага барганда, немец снайперы алда баручы ике солдатны атып үтерә. Алексей утның кайдан алып барылуын күреп кала һәм снайперны агач башыннан атып төшерә.
 
1942 елның язында дивизия, Свирь елгасын кичеп, Подпрожье шәһәрен алу операциясендә катнаша. Алексей Тимофеевичның взводы югары ярдан пулеметлардан атып, Свирь елгасын кичүчеләргә ярдәм итә. 12 апрельдә Кукоринның кулына мина кыйпылчыгы тия. Бик катлаулы шартларда барган сугыш кырына медикаментлар вакытында китерелмәгәнлектән, яралының кулында гангрена башлана, һәм ул госпитальгә эләккәч, уң кулын кисәргә туры килә. Бу сугышта батырлык күрсәткән өчен Кукорин 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
 
Савыгып чыккан Кукорин туган авылына кайтып, мәктәптә укыта башлый, читтән торып Казанда һәм Куйбышевта югары белем ала. Чираттагы курслар вакытында Әминә Хисмәтовна исемле укытучы белән таныша, һәм алар гаилә коралар, ике балалары туа. Берничә елдан аларны юллама буенча Денис авылына эшкә җибәрәләр. Биредә Әминә Хисмәтовна - рус теле, Алексей Тимофеевич тарих укыта башлыйлар, аларның тагын дүрт баласы туа. Күп балалы гаилә башлыгы булуына карамастан, ул дәресләр сыйфатын яхшырту өчен киномеханик профессиясен үзләштерә, рационализатор һәм изобретательләр җәмгыятенә керә, төбәкне өйрәнү белән мавыгып китеп, “Ленин юлыннан” газетасына мәкаләләр язып тора.
 
Куйбышевның укытучылар квалификациясен күтәрү институтында курслар үткән вакытта ул укыту процессында краеведениене фәнен куллану методикасы белән таныша. Авылга кайткач та Денис авылы тарихын, тирә-ягын, кешеләрен өйрәнә башлый. Халык хәтерендә калган вакыйгаларны язып ала, архивларда утыра, район газетасы белән хезмәттәшлек итә. “Без, аның балалары, вакытыбыз булганда, әтигә кулъязмаларын черновикларыннан һәм кәгазь кисәкләреннән күчереп язуда булыша идек. Чөнки аның уң кулы юк, ә язарга күп туры килә иде. Шулай берничә калын дәфтәр җыелды”, - дип искә ала балалары.
 
Шулай итеп, “Денис авылы тарихы” дип аталган фәнни эш барлыкка килә һәм 1971 елда ул урта мәктәпкә тапшырыла. Кызганычка, еллар үтү белән дәфтәр югала, ә черновиклар сакланмый. Ләкин Кукорин Алексей Тимофеевич исемле яхшы кеше авыл интеллигенциясе хәтерендә әле дә саклана.
 
Алексей Тимофеевич һәм Әминә Хисмәтовна үз балаларына да ныклы тәрбия бирәләр. Олы уллары Әнвәр күп еллар мәдәният өлкәсендә эшли. Марат - проект институты белән җитәкчелек итә, Светлана, физика һәм математика фәннәре кандидаты буларак, Петербург университетында фәнни хезмәткәр булып эшли. Роза мәктәптә математика укыта, Фәүзия - инжер-проектировщик. Азат исемле төпчек уллары гына, Куйбышев дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, аспирантурага керү өчен кандидатлык минимумын тапшырганнан соң, фаҗигале рәвештә һәлак була.
 
Югарыда язылганнарга карап, Кукоринны рухи байлыгы һәм энергиясе ташып торган искиткеч феномен дип бәяләргә була. Ләкин сәламәтлеге нык булмый аның, киселгән кулы гел сызлый, кабат операция ясарга, ел саен госпитальдә дәваланырга туры килә. Тора-бара йортын, алма бакчасын һәм сыерын калдырып, гаиләгә Куйбышевка күчәргә туры килә.
 
Кукорин 42 санлы ГПТУда тарих, “Советское право” укыта башлый, тулай торакта яшәүче авыл балаларының тәрбиячесе булып эшләргә дә туры килә. Гаилә архивында сакланган ”Волжская заря” газетасында басылып чыккан мәкалә һаман да бар. Анда педагогның яшүсмерләрне тәрбияли белүе, тәҗрибә уртаклашуы турында язылган. Пенсиягә чыккач та Алексей Тимофеевич кул кушырып утырмый, үзен бик үк әйбәт хис итмәсә дә, 25 санлы техник училищеда тәрбияче буларак эшен дәвам итә.
 
Сиксән тугызынчы ел ахырында ветеранны кабат госпитальгә салырга туры килә. Ләкин бу юлы аңа савыгырга насыйп булмый, 1990 елның 19 февралендә ул вафат була.
 
Көчле рухлы, максатчан кеше, алдына куелган бурычны җиренә җиткереп үтәгән сугышчы, беркайчан да үсештән, алга барудан туктамаган, белем-тәҗрибәсен башкаларга да өйрәтеп калдырган педагог, җәмәгать эшлеклесе, алты бала атасы булган Алексей Кукоринның эшчәнлеге, төгәллеге, кызыксынучанлыгы һәркемне таң калдыра. Аның күпсанлы балалары һәм оныклары аңа тиңләшергә, һәр елны “Үлемсез полк” йөрешендә катнашып, казанышларын халыкка күрсәтергә тырышалар.
 
Язманы, гаилә архивы һәм истәлекләренә таянып,
 
Фәүзия ВИЛДАНОВА (КУКОРИНА) әзерләде.
 
(Газетага Роберт ГӘРӘЕВ тапшырды)

---
Бердәмлек
№ --- | 19.06.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar