|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2021 Җәмгыять
Лотереяга откан 2,4 млн. сум акчасын килеп алмый, ди
Башкортстанда билгесез бер кеше лотереяга 2,4 млн. сум акча откан. Дәүләт лотереясының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ул һаман да булса үзенең акчасын алырга килмәгән. Аның бу билетны Стәрлетамак шәһәрендәге лотерея киоскысыннан сатып алуы гына билгеле. Лотерея кагыйдәләре буенча, приз алу өчен лотерея билетындагы беренче өлештә биш санны алдан дөрес фаразлап сызарга кирәк. Шул ук вакытта билет хуҗасы икенче өлештә бер санны да дөрес фаразлый алмаска тиеш.
Бу билет хуҗасы нәкъ шулай эшләгән булган. Ни өчен миллионнарын алырга килмидер, билгесез.
Фото: «Башинформ»
--- |
Иң күп укылган
|