|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2021 Язмыш
Вафат булган ирнең кызы гаделлек эзлиСтәрлетамак шәһәрендә вафат булган ирнең кызы гаделлек эзли. Кыз билгеләвенчә, аның әтисен дәваханәдә дөрес дәваламаганнар. Нәтиҗәдә, 60 яшьлек ир вафат булган. Узган елның июлендә Дим Мәхмүтовка табиблар "пневмония" диагнозын куя. Кызына әтисен җентеклерәк тикшерүне сорап, бик күп урыннарга мөрәҗәгать итәргә дә туры килә. Соңрак "антитела"га анализ тапшыргач, ирдә коронавирус барлыгы да ачыклана. Ә ноябрьдә инде ирдә дүртенче стадия яман шеш булуы билгеле була.
Ир авыр хәлдә булуга кармастан, аны онкодиспансерга дәваланырга салмыйлар. Ирнең кызы Динәгә әтисен тикшерсеннәр өчен күз яшьлре аша бик озак дәваханә юлын таптарга туры килә.
- Әтием соңгы көннәрдә бик нык сызланулардан интекте. Моны күрү миңа бик авыр булды, - ди ул.
Бу хәлне тикшерү буенча кыз хокук органнарына мөрәҗәгать иткән. Әлеге вакытта тикшерү бара.
Фото: ufa1.ru
--- |
Иң күп укылган
|