|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2021 Криминал
Казанда исерек йөртүче китереп чыгарган һәлакәттә өч кеше имгәнгәнКазанда Астрономия һәм Профсоюз урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткән. Шаһитлар сүзләренчә, исерек йөртүче Mercedes микроавтобусында Профсоюз урамы буйлап Кремль ягына таба хәрәкәт иткән. Ул бер юнәлештә хәрәкәт итүче автомобильгә бәрелеп киткән һәм тизлеген арттырып парковкадан чыгып килгән Peugeot автомобиленә бәрелгән.
«Mercedes йөртүчесе медицина тикшеренүеннән баш тарткан. Peugeot автомобилендәге өч кеше — бер өлкән һәм ике бала имгәнгән», — дип сөйләделәр һәлакәт шаһитлары.
--- |
Иң күп укылган
|