|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2021 Ир белән хатын
Фән Вәлиәхмәтовка хатыны: “Барыбер бүтән эшкә ярамыйсың”–Фән абый, көнләшүләр сезнең гаиләдә дә булгандыр инде? Сез гастрольләрдә... Ә Светлана ханым өйдә... –Булды, барысы да аша да үттек инде. Шалтыратулар, телеграммалар сугулар – берсе дә калмады. Светланага рәхмәт, түзде. “Тегендә күрдек”, “монда күрдек”, “тегенең белән басып тора иде”, “моны кочаклаган иде” дип килеп әйтәләр иде. “Синнән малай таптым”, “Синнән кыз таптым, рәхмәт” дигән телеграммалар килә иде. “Дус” дигән дошманнар шулай телеграмма сугып кыланды. Хәзер уйласаң кызык, заманында бер дә кызык түгел иде. Китә тавыш, китә үпкәләш. Түзде, түзде хатын. Хатын-кыз түзсә генә гаилә нык була. Хатын гаиләнең тоткасы дип юкка гына әйтмиләрдер инде. 47 ел бергә яшибез. Бүген концертка чакыралар да, “Җырлап кайтыйм әле” – дигән булам. Ул да: “Бар, бар, барыбер бүтән эшкә ярамыйсың”, – дигән була. Хәзер әнә шулай тыныч кына итеп чөкердәшеп яшибез.
Эльмира ИБРАГИМОВА |
Иң күп укылган
|