|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2021 Криминал
Татарстанда кыз баланы көчләүдә гаепләнүче полицейскийны кабат кулга алдыларБүген Татарстан Югары суды элеккеге ЮХИДИ инспекторы Радик Бәдретдиновка карата Лениногорск судының карарын гамәлдән чыгарды. Моңа кадәр район суды бу кешегә карата беркая да китмәү турында имза кую турында карар чыгарган иде. Хәзер аны кабат кулга алдылар. «Бәдретдиновны 11 июльгә кадәр сак астына алдылар», — диделәр суд матбугат хезмәтендә.
Тикшерү ачыклаганча, узган елның февралендә республика Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге хезмәткәре Радик Бәдретдинов интернетта 16 яшьлек студент кыз белән танышкан. Берникадәр вакыттан соң ул кызга очрашырга тәкъдим иткән һәм аны шәһәр читенә алып киткән. Тикшерү версиясе буенча, Бәдретдинов кызны үз машинасында көчләгән, дип яза Татар-информ.
Ир-ат «Көчләү» һәм «Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәләре буенча гаепләнгәч, аны органнардагы эшеннән азат иткәннәр.
Авыр җинаять кылуга карамастан, майда Лениногорск шәһәр суды Бәдретдиновка билгеләнгән җәзаны — кулга алуны беркая да китмәүгә турында имза кую белән алмаштырды. Прокуратура суд карары белән килешмәде һәм апелляциягә бирде.
Бүген Татарстан Югары суды прокуратураның һәм зыян күрргән кызның әнисенең җәзаны катгыйлату турындагы шикаятен канәгатьләндерде.
--- |
Иң күп укылган
|