поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.06.2021 Җәмгыять

«Благодатный край Камышлинский» дип аталган китап Сабан туена әзер була

Камышлы районының 30 еллыгына багышлап «Благодатный край Камышлинский» дип аталган китап язып бастыру идеясен Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов әле берничә ел элек тәкъдим иткән иде. Ләкин, акча булмаганлыктан, бу идея һаман тормышка ашырыла алмыйча торды.

Камышлы районында Бөтенроссия авыллар Сабан туен оештыруга саллы өлеш керткән Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка Камышлы районының Мактаулы гражданины исеме бирелгәч, ул районның юбилеена китап бастырып чыгару спонсоры булырга да алынды. Ә “Свет истины”, “Подвиг огненных лет” китаплары авторы булып танылган Идеал Муса улы Галәветдинов исә бу китапка яңа материаллар язарга, булганнарын тупларга, фотографияләр белән баетырга алына, һәм зур хезмәт куелган басма билгеләнгән көнгә – Камышлы Сабан туена әзер була.
 
А-4 форматында, затлы кәгазьдә дөнья күргән китапта басылган язмаларның авторлары арасында Самара төбәге тарихчысы Шамил Галимов, Камышлы районының һәвәскәр тарихчысы Фәрит Шириязданов, ”Самара муллалары” китабы авторы, Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафин, соңгы елларда биограф буларак танылган якташыбыз Рәшит Шакиров, Самара төбәген өйрәнүче Рафаэль Хәфиятуллин, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган Фатыйх Сибагатуллин, Татарстан тарихчысы Альфред Халиков кебек күпсанлы авторларның саллы хезмәтләре, белешмәләр, “Камышлы хәбәрләре” район газетасы һәм “Бердәмлек” өлкә татар газеталары журналистларының тыйнак хезмәтләре кергән.
 
Китап хәзерге Камышлы районына караган җирләрдә XVI - XXI гасырларда барлыкка килгән авыллар тарихын һәм динен, анда яшәгән кешеләрнең тормыш рәвешен, казанышларын, кәсепчелек һәм күмәк хуҗалык эшчәнлеген, сугыш һәм ачлык вакытын, динне кысрыклаган елларны һәм хәзерге тормышны, сугыш һәм хезмәт батырларын тасвирлый.
 
 
Автор-редактор Камышлы районының үткәне һәм бүгенге көне күп кешедә, шул исәптән Камышлы халкында да, кызыксыну уятыр дип өметләнә, редакция гаебе буенча кайбер исем-фамилияләрдә киткән хаталар өчен гафу үтенә.
 
Шулай ук әлеге басмага материаллар әзерләргә булышкан Резеда Төхбәтшинага, Рөстәм Бадретдиновка, Рәйсә Төхбәтшинага, Руслан Полукаровка, Илүсә Гайнуллинага, Эльмира Шәвәлиева-Варфоломеевага, Гөлгенә Сәлаховага, Рәшит Шакировка, Винер Нурмөхәмитовка, Екатерина Нехорошихка һәм Гөлия Хөснетдиновага рәхмәтләрен белдерә һәм укучылардан бу китапка карата туган фикерләрен язып җибәрүләрен сорала.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 11.06.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»