|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2021 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда янгын чыккан йорттан өч баланы коткарганнарКичә 101 янгын сагы хезмәтенә Чирмешән районының Утыз Имән авылында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Янгын Гыйрфанов урамындагы 60 кв.метр мәйданлы йортларның берсендә булган. Бу йортта ике олы кеше һәм җиде балалары яши. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын вакытында өч бала өй эчендә булган, аларны әтисе белән күршеләре коткарган. Тиздән янгын сүндерүчеләр йорттагы янгынны сүндергән. Янгында зыян күрүчеләр юк.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|