|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2021 Криминал
Бөгелмә хастаханәсендә алты яшьлек бала вафат булганКүпсанлы җәрәхәтләр алган баланы Бөгелмәнең һөнәри-педагогик көллият гаражында табып алганнар. "Ашыгыч ярдәм" белән аны тиз арада хастаханәгә китергәннәр. Ләкин бала вафат булган. Табиблар сабыйда төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ачыклаган.
Бала үлеме факты буенча РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 2 өлеше буенча («саксызлык аркасында үлемгә китерү») җинаять эше кузгатылган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, малайны җиңел машина бәрдергән. Хәзер тикшерүчеләр фаҗига сәбәпләрен ачыклый. Әлеге җинаять кылуда шикләнелгән көллият хезмәткәре тоткарланган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|