поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.06.2021 Бәйге

«Тәэсир» бәйгесендә җиңгән видеоролик авторына җитмеш мең сум биреләчәк

Татарстанда «Тәэсир» татар видероликлары бәйгесе игълан ителде. «Профессионаллар» номинациясендә 70 мең сум, «Һәвәскәрләр» номинациясендә өч бүләк — унышар мең сум бирелә. Бәйге декабрьгә кадәр дәвам итә.

«Татар халкында төрле роликлар бар. Ел дәвамында аларны барлап, өстәмә рәвештә акчалата бүләклисебез килә, ул ай саен үткәрелә. Татар телле роликларда татар теленең камиллеге, идея оригинальлеге, ролик эчтәлегенең кызыклы, гыйбрәтле, үзенчәлекле, мәгънәле, тәрбияви булуы, техник башкарылышның булуы мөһим», — диде бәйгене оештыручы «Матбугат.ру» порталы хуҗасы Данил Сәфәров.
 
Аның сүзләренчә, бәйгегә төрле роликларны җибәрергә мөмкин. Төп шарт — аларның татар телендә төшерелгән булуы. Рус телендә төшерелгән очракта ролик татар теле яки татар халкына багышланган булуы сорала.
 
«Тәэсир» бәйгесендә теләсә-кайсы шәһәр һәм районнан 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Бер айда бер автордан иң күбе өч видеоролик кабул ителә. Һәр видеороликның дәвамлылыгы биш минуттан артмаска тиеш. Бер үк катнашучы бәйгедә ай саен, әмма һәрвакыт яңа роликлар белән катнаша ала», — дип аңлатты оештыручылар.
 
Татарстанның атказанган артисты, режиссер Нурания Җамали катнашучыларга роликта төшкәндә кием, дөрес сөйләмгә игътибар итәргә киңәш итте, дип яза Татар-информ.
 
Май аенда барлыгы 49 автордан 97 видеоролик килгән. «Профессионаллар» номинациясендә җиңүче: Зөлфия Әшрапова, Түбән Кама. «Һәвәскәрләр» номинациясендә җиңүчеләр: Гүзәл Габидуллина, Казан. Айгөл Абдрахманова, «Ялкын» журналы, Казан. Илнур Латыйпов, Новокузнецк.
 
«Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесен туган телебезне популярлаштыру максатында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра. 

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.06.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»