|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2021 Җәмгыять
Июньдә пенсионерларны яңалык көтәИюнь аенда пенсияләр түләүләр буенча үзгәрешләр көтелә. Бу, беренче чиратта, 12 июнь — Россия көне һәм шул уңайдан өч көн ял итү белән бәйле. Белгәнебезчә, 12 июнь шимбә көнгә туры килә. Ул дүшәмбегә күчереләчәк. Нәтиҗәдә, 12, 13, 14 июнь көннәре ял итәбез. Аерым алганда, пенсияләрне июнь аенда кайберәүләргә вакытыннан иртәрәк китерәчәкләр. Дөрес, һәр төбәктә бу почта бүлекләренең һәм банкларның ничек эшләвенә бәйле.
Пенсия фонды түләүләргә бәйле графикны сайтларына урнаштырган да инде. Мисал өчен, Краснодарда 12 июньдә пенсия алучыларга акчалар бер көнгә иртәрәк киләчәк. Ә 13 һәм 14 ендә пенсия алучылар өчен график элеккегечә кала.
Ульяновск өлкәсендә почта бүлекләре 12 июньдә бирелергә тиешле пенсияне 10 числода, ә авылларда 11 июньдә тапшыра башлый. 13 июньдә пенсия алучылар шулай ук бәйрәм алды җомгасында мөрәҗәгать итә ала.
--- |
Иң күп укылган
|