поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.06.2021 Мәдәният

Казан мөселман киносы фестиваленә 600гә якын гариза кабул ителде

XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Кампания барышында оештыру комитеты тарафыннан дөньяның 45 иленнән 600гә якын гариза теркәлгән.

Исегезгә төшерәбез, гаризалар кабул итү кампаниясе агымдагы елның 1 февралендә старт алды һәм бүген, 1 июньдә, тәмамланды. Казах киносы белгече һәм кино тәнкыйтьчесе Гөлнара Әбикеева җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында төгәлләячәк, шуннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.

Сайлап алу комиссиясе составына шулай ук фәлсәфә һәм сәнгать белеме докторы, кино белгече, Үзәк Азия һәм Төркиянең мәдәният һәм кино турындагы мәкаләләр авторы, төрле халыкара кинофестивальләрнең жюри һәм сайлап алу комиссияләре әгъзасы, «Евразия Глобал Коннектинг» агентлыгының генераль директоры Светлана Слапке (Германия) һәм тарихчы, мәдәниятчы, яңа мәдәният институты директоры, ВГИКның фәнни хезмәткәре Нина Кочеляева (Россия) керде. Фестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзалары билгеләп үткәнчә, быел, коронавирус пандемиясе белән бәйле ситуациягә карамастан, гаризалар 2020 елга караганда күбрәк килгән.

«Пандемия сәбәпле узган елда фестивальнең онлайн-форматта үтүенә карамастан, кинематографистларның кинофорумга карата булган кызыксынуы югалмады, чөнки гаризалар узган елдагыдан ким түгел һәм, кайбер очракта, хәтта күбрәк тә. Бу, нигездә, кыска метражлы кинога кагыла», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Нина Кочеляева.

Аның фикеренчә, кабул ителгән эшләрдә «региональ һәм мәдәни төрлелек саклана». «Программага төзәтмәләр кертеләчәк әле, әмма дөньяның төрле илләреннән гаризаларның күп килүе Казан мөселман киносы фестиваленең элеккечә үк кирәкле кинематографик мәйданчык булуын күрсәтә»,-дип ассызыклады Нина Кочеляева. Шул ук вакытта коронавирус пандемиясе кинематографистлар эшендә чагылыш тапкан. Казахстан һәм Кыргызстаннан башка елларда гаризалар күп килгән. Бу елда исә Казахстан фестивальгә нибары өч тулы метражлы картина тәкъдим иткән.

«Төшерүдә яңа тенденцияләр дә күзәтелә. Пандемия чорында, локдаун кинематографик брендка әверелде. Тагын бер кызыклы һәм яңа тенденция-Тимур Бекмамбетов уйлап тапкан screenlife форматындагы фильмнарның барлыкка килүе», - дип хәбәр итте Н.Кочеляева.

Кино белгече Светлана Слапке Казан кинофестиваленә тәкъдим ителгән фильмнарны караганнан соң тәэсирләренең уңай булуын белдерде. «Пандемия белән бәйле хәл аркасында, бездә фильмнарның гомуми санына һәм сыйфатына бәйле җитди курку бар иде. Куркуларыбызның бер өлеше расланды. Тик, шуңа да карамастан, лаеклы фильмнар без конкурска сайлап алганнан да күбрәк булды», - диде ул.

«Быел конкурска сайлап алынган фильмнарның гомуми тенденциясе шактый ачык күренә. Беренчесе – төрле мәдәниятләрнең, диннәрнең, тормыш кыйммәтләренең үзара хезмәттәшлеге һәм бәйләнеше. Икенчесе – даими хәрәкәт, жанның үз эченә юлны һәм фәлсәфи контекстлы кызыклы роуд-мувины алган эчке һәм тышкы хәрәкәте», - дип өстәде Светлана Слапке.

Сайлап алу комиссиясе тарафыннан кабул ителгән фильмнар фестивальнең төп конкурс 2021 ел афишасына керәчәк. Традицион конкурс программасыннан тыш, тамашачыларны конкурстан тыш һәм параллель программалар да көтә. Конкурстан тыш программа тамашачыларга Россиядәге уен, документаль һәм анимацион киноның иң яхшы үрнәкләрен, ретроспектив һәм тематик программаларны тәкъдим итәчәк.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле үткәрелә. Быел кинофорум Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта 5-10 сентябрьдә Казанда узачак.


---
Татаркино
№ --- | 04.06.2021
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»