|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2021 Фаҗига
Уфада ир-ат 12 метр тирәнлектәге коега төшеп китеп үлгән
Уфада яшәүче ир үз ихатасында фаҗигале рәвештә үлгән. Ни сәбәпледер ул коега төшеп киткән. Бәхетсез очрак кичә кич, 3 июньдә, Ашкадар урамында урнашкан шәхси йорт участогында булган. “Вести-Башкортостан”га башкаланың гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, күршеләре ирнең кисәк кенә кычкырган тавышын ишетеп калган. Әмма йортта да, участокта да беркем юк, бары тик кое янында сүнеп тә өлгермәгән тәмәке төпчеген генә күреп калалар.
Фаҗига урынына тиз үк коткаручылар, ашыгыч ярдәм машинасы, полиция килеп җитә. Кызганычка каршы, 1957 елгы ир 12 метр тирәнлектәге кое төбенә башы белән төшкән. Альпинистлар һәм водолазлар корылмалары ярдәмендә мәрхүмнең мәетен өскә чыгаралар. Әлеге вакытта ирнең ни сәбәпле коега төшеп китүен ачыклыйлар.
Бәла аяк астында инде. Игътибарлы булмасаң, хәвеф һәр җирдә сагалап тора кебек...
Чыганак: gtrk.tv
Фото: Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|