|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2010 Мәдәният
“МИР” КИНОТЕАТРЫНДА VI КАЗАН ХАЛЫКАРА МӨСЕЛМАН КИНОСЫ ФЕСТИВАЛЕНДӘ КАТНАШАКАН ФИЛЬМНАР КҮРСӘТЕЛӘ21 нче октябрьдә Казанда “VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” башлана. Башкалада Фестиваль узган көннәрдә карарга өлгермәүчеләр кинофорум фильмнарын “Мир” кинотеатрында күрә ала. “Фестиваль кайтавазы” 21 нче октябрьдә Польша режиссеры Роман Поланскиның “Пианист” фильмы белән башланып китәчәк. Фильмда төп рольне быел кунак буларак VI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан танылган Америка актеры, “Сезарь” һәм “Оскар” премияләре иясе Эдриан Броуди башкара.
Барысы “Кайтаваз” узган көннәрдә тамашачылар Фестивальдә катнашкан һәм җиңү яулаган 11 кинокартина карый алачак. Алар арасында Фестивальнең төп бүләгенә ия булган Татарстан фильмы «Бибинур» да бар. Шулай ук, үзебезнең кинокартиналардан тагын «Брелок» (Илдар Ягъфәров, Россия – Татарстан) һәм «Сәйдәш»не (Азат Ганиев, Рссия – Татарстан) күрсәтеләчәк.
|
Иң күп укылган
|