|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.06.2021 Шоу-бизнес
Дилә Нигъмәтуллина: “Бәйрәм бүләк иткән иремә мең-мең рәхмәт” (ФОТО)Узган ялларда татар эстрадасының якты йолдызы Дилә Нигъмәтуллина, ырым-шырымнарга карамыйча, 40 яшьлек туган көнен зурлап үткәрде. Бәйрәмнең мондый рәвеше татар артистлары арасында яңалык булды. Дилә түгәрәк датаны Мәскәү, Европа дәрәҗәсендә бәйрәм иткән. Әлбәттә, чыгымнар да зур булган. - Дилә, әле дә туган көн кәефе белән йөрисең, шулай бит? Узган бәйрәмең белән сине!
- Бик зур рәхмәт! Шулхәтле матур, тыныч, җиңел атмосферада узды ул кичә. 20 ел буе бергә иҗат иткән барлык татар артистларын, танылган блогерларны, әлбәттә, үзем белән даими хезмәттәшлектә булган журналистларны чакырган идем. Бөтенесе дә килә алмавы гына кызганыч. Барлыгы 80 нән артык кунак булды. Иң якын туганнарымнан ирем Илсур, абыем Булат Нигъмәтуллин, аның хатыны Рәзилә, иремнең сеңлесе Гөлназ, Йошкар-Оладан Рәисә апа белән Фидаиль җизни, аларның ике кызы килде.
- Кичәдә кызың Сәфинә күренмәде.
- Дус кызларым белән ”балаларсыз киләбез” дип алдан ук сөйләшеп куйдык. Кичәдә Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең кызлары Мәдинә генә булды.
- Әле дә хәтерлим. 35 яшьлек юбилееңны тамашачылар белән ресторанда уздырдың. Анда билетларны сатып аласы иде. Ә чираттагы юбилеең чакыру билетлары белән генә булды.
- Яңа форматта эшлисем килде. Мәскәүчә, Европача итеп. Әлеге “тусовка”га бары чакырылган кунаклар килде. Казанның Кремль ягына карап торган, “Милли” дип аталган затлы, хәләл ресторанда уздырдык. Кунаклар мине чәчәкләргә күмде. Шәп фотозонада фотоларга төшеп, тәмле ризыклар белән сыйланып, җырлап-биеп күңел ачтык. Татар эстрадасының күренекле артистлары шактый иде. Беркемне дә онытып калдырмаска тырыштым. Иң хөрмәт иткән артистым Зәйнәп апа Фәрхетдинова килде хәтта. Вакыт табып, әлеге бәйрәмемдә шатлыгымны уртаклашкан барлык коллегаларыма, дусларыма, туганнарыма, блогерларга, журналистларга рәхмәтемне белдерәм. Бәйрәм бүләк иткән иремә мең-мең рәхмәт. Ул барлык чыгымнарны үзе каплады.
- Табын артында тост әйтүләр булмадымыни?
- Әйе, мәҗлесләрдәге кебек табында берәр-берәм тост әйтү булмады. Кунаклар үзләрен шулхәтле иркен, рәхәт тотты. Иркә Гайнемөхәммәтова скрипкада уйнап торды. Афәрин, Иркә! Аннары фуршет, җыр-бию, котлаулар булды инде. Мәҗлесне Руслан Шәрәфетдинов алып барды. “Австралия” кавер төркеме чыгыш ясады. Аларга да афәрин! Ә теләкләрне кунаклар алга чыгып-чыгып сөйләде. Ихлас теләкләреннән хәтта күңелем дә тулып китте.
- Мәҗлескә дресс-код булдыру – модага иярүме, әллә башка сәбәпме?
- Матур булсын дип дресс-код булдырдык. Кунаклар 4 төстәге киемнәрдән килде. Ул – ак, кара, кызыл төсләр һәм минем иң яраткан – алтын төс. Һәр кешегә дә ошый торган төсләрне сайладым. Кызыл төсне үзем яратмасам да, дус кызларым әлеге төскә тукталды. Иң мөһиме: әлеге форматта узган бәйрәм кунакларга гына түгел, үземә дә бик ошады. Мондый кичә-тамашаларны киләчәктә дә дәвам итәргә ниятлим. Әлеге кичәдән үзенә күрә бер бренд эшлисем килә.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|