|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2021 Хәвеф-хәтәр
Бала дезинфекция эремәсе салынган 20 литрлы чиләккә егылып төшкәнСахалинның Ноглики авылындагы балалар бакчасында сабый дезинфекция эремәсе салынган чиләккә егылган. Вакыйга дүшәмбе көнне, 31 май иртәсендә, Ноглики авылындагы “Каенкай” балалар бакчасында булган. Кызчык инвентарьларны эшкәртү өчен химик сыеклык салынган 20 литрлы чиләккә егылып төшкән. Чиләк авып, сыеклык идәнгә түгелгән. Сабыйны бакча хезмәткәре тотып калырга өлгергән.
Балага шунда ук беренче ярдәм күрсәткәннәр. Хәзерге вакытта ул Сахалин өлкә дәваханәсендә ята. Ведомствода белдерүләренчә, чиләктәге химик чара аз концентрацияле булган, шуңа күрә баланың гомере һәм сәламәтлеге өчен бернәрсә дә янамый. Кызның хәлен табиблар канәгатьләнерлек, дип бәяли, бала үзен яхшы хис итә.
Төбәк Тикшерү комитетында хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза Кызыл таң басмасы.
Фото: Известия/Михаил Терещенко
--- |
Иң күп укылган
|