поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.06.2021 Язмыш

Эльвира Фазлыева: “Бу яра белән ничек тә яшәргә кирәк”

Узган елның апрель аенда “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе алып баручысы Эльвира Фазлыева гаиләсе коточкыч һәм тетрәндергеч фаҗига кичерде - 5 яшьлек кызы Аиданың өстенә агач төшеп һәлак булды.

- Эльвира, үзеңне ничек хис итәсең? 
 
- “Егылсаң да, торырга кирәк. Яшисе килмәсә дә”. Әлеге сүзләрнең авторы кем икәнен белмим, ләкин бүген бу – минем девиз. “Эльвира, син шундый көчле” дигән юату сүзләрен яратмыйм. Җавап итеп: “Ә сез минем урында нишләр идегез?” - дип әйтәсе килә. Күңел ярасыннан йөрәк туктамый бит. Бу яра белән алга таба барырга кирәк. Мин Аидага булган мәхәббәтем белән яшәвемне дәвам итәм.
 
- Аида төшеңә керәме?
 
- Башта һәрвакыт төшкә керде. Ул төшләр шундый ачык булды. Чынбарлыктагы сыман. Без еш кочаклаштык, мин аның янәшәмдә булуын тойдым. Кызганыч, хәзер төшкә керми. Ләкин һәр төн саен көтәм, чөнки кызымны өзелеп сагынам.
 
- Нинди иде ул Аида?
 
- Ул акыллы һәм зирәк бала булды. Мине һәм әйләнә-тирәдәгеләрне дөрес яшәргә өйрәтте. Ул бөтенесе белән дә, хәтта таныш булмаган, чит-ят кешеләр белән дә бик җиңел сөйләшә иде. “Әни, мин һәрвакыт кечкенә булачакмын, ә син беркайчан да олыгаймаячаксың”, — дип еш әйтә иде. Ул йөргән түгәрәкләрендә аерылып тормаса да, барлык тренерлар да аны нинди бар, шундый булуы өчен яратты. Әбисе белән бабасын ничек яратканын белсәң… Сагынып, төнлә елап уянганы бар иде. Аның кечкенә генә хыялы — кечкенә зоопарк булдыру иде, ул хайваннарны шулкадәр яратты.

- Аидага багышланган җырың үзәкләрне өзә. “Кайтарасы килә яныма” җыры озак язылдымы?
 
- Рәхмәт. Бу җырны Аида белән “икәүдән-икәү” чакта җырлаганда, үземнең дә сагынудан йөрәгем телгәләнә. Җырның һәр юлында – мәхәббәтем һәм җан сызлавым. Бу – нәни кызыбыз, җанымның кисәге, иң кадерле һәм яраткан кешем турында якты истәлек. Сүзләрен Айдар Минһаҗев, көен Айдар Тимербаев иҗат итте. Аранжировкасын Марат Мухин ясады. Зур рәхмәтләремне белдерәм. Алар бу җырга күңел җылысын салды.
 
- Клипның сюжеты нинди? Кайчан чыгачак ул?
 
- Клип тетрәндергеч һәм хисчән булачак. Ирем белән икәү төштек. Барысы да балеринадан башлана. Аның ролен Татарстанның атказанган артисты, профессиональ балерина Кристина Андреева башкарды. Ни өчен балерина? Чөнки Аида еш кына бу рольгә керә иде. Анда артистизм көчле иде. Ул бик нечкә күңелле, матур һәм бала гына булуына карамастан, киң күңелле, миһербанлы булды. Клипта һичшиксез архивтагы фото һәм видеоязмалар булачак. Аны якындагы айда чыгарырга планлаштырабыз, Аллаһы боерса.
 
- Аиданың әтисе белән арагыз өзелгән, дип сөйләделәр...
 
- Александр белән арабыз өзелмәде. Тормышыбызда бик катлаулы, түзә алмаслык авыр чор булды. Аллаһка шөкер, без ул чорны хәлдән килгәнчә уздык. Хәзер бәхетле булырга тырышабыз. Ышанам, Аида безне нәкъ менә шундый итеп күрергә тели... 

- Александрның ярдәмен тоясыңмы? Гомумән, бу фаҗигадән соң ярдәм кулын сузучылар булдымы?
 
- Әлбәттә, тоям. Ул – ныклы терәгем, таянычым. Моның өчен мин аңа рәхмәтле. Ярдәм кулы сузучылар дигәндә, иң беренче чиратта, бу – әти-әнием. Аларга да түзә алмаслык авыр булса да, әти-әнием миңа терәк булды. Аида аларга “әбием”, “бабаем” дип әйтә иде. Ул әби-бабасын бик яратты һәм ярата. Барлык якыннарым һәм дусларым янәшәмдә булды. Хәтта чит һәм таныш булмаган кешеләрнең Аиданы якын итүе, яратуы күңелгә рәхәтлек бирде.
 
- Эльвира, киләчәктә тагын бала алып кайту теләгең бармы?
 
- Әлбәттә, мин хәзер элеккечә түгел. Яшәү уты да сүнде, киләчәккә планнар да анык түгел. Ләкин хыяллануның нәрсә икәнен онытмадым әле. Тулы гаилә турында хыялланам, бик күп бала алып кайтырга телим, Аллаһы боерса. 
 
- Эш беразга гына булса да онытылырга ярдәм итәме?
 
- Кабат эшкә тотынырга бик авыр булды. Зур тәнәфес алдым. Бераз вакыт узгач, әти-әнием, ирем һәм хезмәттәшләрем ярдәме белән хәлем аз гына җиңеләйде. Эш – икенче өем. Тормышымның шушы авыр мизгелләрендә мин моңа тагын бер кат инандым. Һәркемнең мәхәббәтен, игътибарын,  ярдәмен тойдым. Моның өчен барысына да рәхмәт.
 
- Телевидениегә сине нинди юллар алып килде?
 
- Мин тумышым белән Әлмәт шәһәреннән. 2006 елда “Мисс Альметьевск” титулын алдым. Нәкъ шул чорны телевидениегә алып килгән старт дип атарга буладыр. Конкурстан соң мине җирле телевидениегә һава торышы алып барырга чакырдылар. Ул вакытта мин инде Казанда яши идем һәм ике ел дәвамында тапшыруны төшерү өчен туган ягыма кайтып йөрдем. Бу өлкәдә тәҗрибә туплагач һәм институтны тәмамлагач, алга таба барырга булдым. Профессиональлек буенча камилләшергә тырыштым, сөйләм буенча төрле курсларга йөрдем, телевизион журналистика мәктәбендә укыдым.
 
- Ни өчен ТНВ каналын сайладың?
 
- Мин нәкъ менә “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалында эшләргә хыялландым. Бик күп тапкыр кастингка килдем, ләкин вакыты җитмәгән булгандыр, күрәсең. Ходай язгач, үттем. Чираттагы кастингта портфолиомны, тапшыру язмаларын карадылар. Шулай итеп, “Доброе утро” тапшыруында һәр дүшәмбе туры эфирда һава торышы алып бара башладым. Шуннан бирле мин - ТНВда. Озак та үтмәде, үземне корреспондент буларак сынап карарга булдым. Миңа мода белән бәйле яңалыклар турында сөйләргә, бу өлкәдәге белгечләрдән, стилистлардан әңгәмә алырга ошый иде. Сюжетлар төшерү белән параллель рәвештә һава торышының даими алып баручысы итеп билгеләделәр. Күпмедер вакыттан соң мин декретка киттем, кызым Аида туды.
 
- Декреттан чыккач, син “Вызов 112” тапшыруын алып бара башладың.
 
- Әйе, үземне шушы өлкәдә дә сынап карау мөмкинлеге булуына бик шатландым. Тапшыру күңелле булмаса да, мин аны яратам. Беренчедән, без халыкка булган вакыйгалар турында актуаль мәгълүмат җиткерәбез. Икенчедән, күпмедер дәрәҗәдә файда да китерәбез. Әйтик, югалган кешеләрне эзләү турында игълан бирәбез. Аннан соң, минемчә, бу тапшыруны караган кеше тормышка игътибарлырак була башлый. 
 
- ТНВда остазларың кемнәр?
 
- Гомумән алганда, ТНВ коллективы - бик тату һәм бердәм. Биредә шәхес буларак формалашуымда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Янымда һәрвакыт үз эшенең осталары булды. Миләүшә Ләбибовна Айтуганова (хәзер “Татаркино”ны җитәкли) ТНВда беренче адымнарымны ясарга булышты. Мәдинә Фатыйховна Тимерҗанова (ул вакытта генераль директорның мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары иде) “Вызов 112” тапшыруын алып барырга сәләтле булуымны күреп алды. ТНВ каналында сериаллар төшерү эшен җитәкләүче Леонард Замвирович Дәүләтшин иң кирәк чагымда ярдәм кулын сузды. 
 
- Җыр сәнгате юлыннан китәргә уйламыйсыңмы?
 
- Алып бару эше белән җырлау эшчәнлеген бергә алып барырга телим. Булдыра алырмын дип ышанам. Дөресен әйтәм, музыкаль белемем дә, җырлау осталыгым да юк. Мин өйрәнәм генә әле. Әмма тамашачылар мине, иҗатымны, җырларымны ничек бар, шулай кабул итәр дип ышанам.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.06.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»