|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2010 Мәдәният
Г.Камал театры Уфада гастрольләрен башладыШушы зур театр бәйрәме башлану белән театр сөючеләрне котларга Казаннан Татарстан вице-премьеры, мәдәният министры Зилә Вәлиева килде Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры коллективы Башкортстанга чираттагы иҗат сәфәренә килде. Кичә хөрмәтле кунаклар үзләренең иң яхшы спектакльләренең берсе булган “Яшь йөрәкләр” тамашасы белән иҗат сәфәрен ачып җибәрде.
Шушы зур театр бәйрәме башлану белән театр сөючеләрне котларга Казаннан Татарстан вице-премьеры, мәдәният министры Зилә Вәлиева килде. Гастрольләрне ачу тантанасында чыгыш ясап, Зилә Вәлиева барлык тамашачыларны да, артистларны да әлеге матур бәйрәм белән ихлас котлады. Ике тугандаш республиканың төп театрларының иҗади дуслыгы уңышлы дәвам итүен ассызыклап, киләчәктә дә шулай булачагына ышанычын әйтте Зилә Рәхимҗан кызы.
Г. Камал театрының Уфадагы иҗат сәфәре башлану уңаеннан Башкортстан вице-премьеры Зөһрә Рәхмәтуллина да котлау сүзләрен җиткерде. Аннан соң чыгыш ясаган Г. Камал академтеатры директоры Шамил Закиров, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры директоры Рәис Исмәгыйлев тә артистларны да, театр сөючеләрне дә тәбрикләде. Уфага күптән көтелгән күркәм бәйрәм килүен әйтте һәм гастрольләрнең уңышлы үтәчәгенә ныклы ышанычларын белдерде алар. Татарстан белән Башкортстан рәсми шәхесләре, гадәттәгечә, үзләре әзерләгән бүләкләрне дә тапшырды.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры гастрольләре 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казанлылар бу юлы театр сөючеләр игътибарына җәмгысе иң шәп тугыз спектакль тәкъдим итә. Алар арасында “Яшь йөрәкләр”, “Курчак туе”, “Диләфрүзгә дүрт кияү”,“41нең арбалы хатыннары”, “Дивана”, “Тәкүдир”, “Мылтык”, “Бәби”, “Люстра” спектакльләре бар.
Бу сәфәрнең тагын бер үзенчәлеге – гастрольләрне япкан 31 октябрь көнне кунаклар күренекле драматург, шагыйрь, җырчы, композитор Зөлфәт Хәкимнең 50 яшьлек юбилеена багышланган бенефис-концертны да тәкъдим итә.
Г.Камал театры тамашалары Уфаның мәһабәт Нефтьчеләр мәдәният сараенда күрсәтелә. Көндезге тамашаларны да, кичкеләрен дә карау мөмкинлеге бар.
Фәнис ФӘТХУЛЛИН |
Иң күп укылган
|