поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.06.2021 Шоу-бизнес

Дилә Нигъмәтуллина ни өчен 40 яшен бәйрәм итүен аңлатты. Ни өчен туган көндә кызы Сәфинә юк иде?

Казан үзәгендәге затлы рестораннарның берсендә татар эстрадасының танылган артисты Дилә Нигъмәтуллинаның туган көне узды. Туган көн мәҗлесендә җырчының туганнары, эстрада артистлары, блогерлар һәм журналистлар бар иде.

Мондый форматтагы мәҗлес эстрадада беренче тапкыр оештырылды. Кунаклар килә торды, Дилә аларны махсус ясалган фотозонада каршы алып фотога төште. Диләне берсеннән-берсе матур һәм затлы чәчкәләргә күмделәр. Әйтерсең, “кемнең чәчәк бәйләме кыйммәтрәк?” бәйгесенә килгәннәр.
 
Шунысы да бар, бу мәҗлестә махсус дресс-код бар иде: кара, ак, кызыл яки алтынсу төстәге киемнәрдән генә киләсе иде. Туган көн фуршет форматында узды. Ризык бер урында әзерләнгән, теләгән һәркем үзе теләгәнен алып ашый алды. Хәләл табын, спиртлы эчемлекләр булмады. Мәҗлес ахырында туган көн торты да чыкты.
 
Кемдер ашады, кемдер җырлады. Монда махсус программа юк иде кебек. Һәрхәлдә шулай тоелды. Мәҗлес импровизацион рухта узды. Теләгән кеше Диләне котлады, теләгәне чыгып җырлады. Ниндидер эзлеклелек булмавы бераз сәер булды. Бәлки без мондый форматка ияләнмәгәнгә шулай тоелгандыр. Дилә башлап җибәрде. Кайсы артист дәвам итәр икән? 
 
Артистлар арасында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да бар иде. Кызганыч, ул бер җыр да җырламады. Ләкин үзе әзерләнеп килгән булган. “Флешкам һәрвакыт үзем белән йөри”, - диде. Тик әйтүемчә, бу мәҗлестә беркемне дә сорап җырлатмадылар. Һәркем үзе теләп җырлады. Әйтик, Ришат Фазлыйәхмәтов, Римма Никитина, Сөмбел Билалова, Альбина Апанаева, скрипкачы Иркә, Булат Нигъмәтуллин җырларын бүләк итте. Дилә үзе дә җырлады. Абыйсы Булат белән яңа җырларының премьерасын да тәкъдим иттеләр.
 
“Дилә электән үк үз йөзен булдырырга тырышты. Һәрвакыт кыяфәте, киенүе, репертуары белән аерылып торды. Сәхнәдә дә бик нәфис. Ул базардан алган киемнән чыкмый. Зәвык белән киенә. Мин моның нәрсә икәнен яхшы беләм, бик авыр ул. Үзем дә киемне иң кыйммәтле тукымалардан гына тегә идем. Бу бик күп акча таләп итә. Дилә кебек берәү дә юк, ул – үзенчәлекле җырчы. Мондый форматтагы туган көн миңа ошады. Бик кызылы аралашу. Югыйсә табын артында сүз биргәнне көтеп утыру да кыен булыр иде. Мәҗлеснең хәләл булуы да ошады”, - диде Зәйнәб Фәрхетдинова.
 
Туган көн тәмамлангач, Диләнең үзе белән дә аралаштык. Сүз уңаеннан, биш ел элек Диләнең 35 яшьлек юбилеенда да булырга туры килде. Ләкин анысында мәҗлес болай ук масштаблы булмаган иде.
 
- Дилә, ни өчен 40 яшеңне шулай зурлап үткәрергә булдың?
 
- Баштан ук туган көнне йә зурлап үткәрәм, йә берәр кая ял итәргә китәм, дип уйлаган идем. Ялга китеп булмады, шуңа күрә туган көнне үткәрергә булдым. Аны Мәскәү дәрәҗәсендә үзенчәлекле итеп, фуршет форматында үткәрергә теләдем.
 
- Ничә кеше килде?
 
- 80ләп кеше бар иде. 
 
- Мәҗлес ничә сумга төште?
 
- Бик кыйммәткә төште, бәясен әйтеп тормыйм. Фотозона, алып баручы, кавер төркеме, ресторан арендасы, кухня – барысы да кыйммәт булды. Иремә рәхмәт, бөтен чыгымнарны үзе түләде.  
 
- Ни өчен туган көндә кызың Сәфинә юк иде?
 
- Без иптәш кызларым белән балаларны алып килмәскә дип сөйләштек. Салават белән Гүзәлем Миңнехановларның кызы Мәдинә генә булды.
 
- Мәҗлеснең программасы юк иде бугай?
 
- Әйе. Туган көн язып куелган программа буенча бармады. Тулысынча импровизация булды. Моның бөтен кызыгы да шунда иде. Теләгән һәркем чыгып җырлый алды. Мәҗлесне Руслан Шәрәфетдинов алып барды. “Австралия” кавер төркеме чыгыш ясады. Мин бик канәгать калдым. Аллаһы боерса, мондый рухтагы кичәләрне киләчәктә дә оештырачакмын.
 
- Чәчәкләрне ничек алып кайттыгыз?
 
- Мин ул чәчәкләрдән шокта идем. Аларның барысы да шулкадәр затлы. Зал чәчәкләр белән тулды. Өем хуш искә күмелде.
 
- Нинди бүләкләр бирделәр?
 
- “Теләгән әйбереңне үзең алырсың” дип күбесе акчалата бүләк бирде. Сертификатлар да булды.
Фото: Татар-информ
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 02.06.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»